Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Уңышка юл/Путь к успеху 04.03.2025

Башлангыч сыйныфлар арасында УҢЫШКА ЮЛ проектында катнашып, узган атнада иң күп 5-ле билгесе алучы укучыларыбыз: 1а Мортазин Әмин 1б Гибадуллина Зәлия 1в Солтанова Алсылу, Мухаметдинов Камиль 2а Ахметова Арина 2б Шарифуллина Зәринә 2в Мансурова Рәмилә 3а Амирьянов Әмин 3б Галлямова Нәзилә 4а Саматова Зөһрә 4б Гилязов Ильсаф Афәрин, укучылар!
-
Неделя математики/Математика атналыгы 04.03.2025

Математика, физика, информатика атналыгында "Унышка юл" проекты кысаларында мәктәбебез чыгарылыш укучылары: ЛАНИТ - Интеграция компаниясенең "Инфраструктура" үзәге директоры Ильдар Азат улы Зәкиев һәм ВК Групп, фронтенд- разработчик Нияз Фәнил улы Рахимов белән онлайн- очрашу узды.
-
Яшьләр парламенты/Молодёжный парламент 04.03.2025

Бүген мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучылары "Яшьләр парламенты" вәкилләре белән очрашуда булдылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты — яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен законнар белән җайга салу өлкәсендә совет эшчәнлегенә ярдәм итү өчен төзелгән киңәш бирү һәм консультация бирү органы.
-
Спартакиада - 2025 01.03.2025

Бүген, 1 март көнне, мәктәбебез коллективы районкүләм үткәрелгән спартакиадада 3 нче урынны яулады! Барлык катнашкан укытучыларга да зур рәхмәт! Алда да зур уңышлар!!!
-
Геология олимпиада 01.03.2025

Геология фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында уңышлы катнашкан 9т сыйныф укучысы Салихянов Тимерхан, 8т сыйныф укучысы Латыпов Камильне, призер укучыларыбыз 10 сыйныфтан Ахмадишин Раяз, 9б сыйныфтан Шаймарданов Ильзат, 7т сыйныфтан Галиева Замирәне чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин, балалар!
-
Көрәш 28.02.2025

8б сыйныф укучысы Шакирзянов Лимар Көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә III урын яулады. Афәрин! Алда да зур уңышлар!
-
Дәүләт Советы депутаты белән очрашу/Встреча с депутатом Государственного совета 27.02.2025

Бүген мәктәбебезгә махсус хәрби операциядә катнашкан Дәүләт Советы депутаты Шәрәфиев Эдуард Сөләйман улы килде. Бик эчтәлекле "Батырлык" һәм " Парламент " дәресләре уздырды. Әлеге чараларны оештырган укучыларыбызга, укытучыларыбызга зур рәхмәт!!!
-
Биатлон 26.02.2025

Мәктәбебез укучылары районкүләм узган биатлон ярышында беренче урынны яуладылар! Остазларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Афәрин, егетләр!
-
Хәтер дивары/Стена памяти 26.02.2025

Бүген мәктәбебездә мөһим чара, Совет Союзы һәм Махсус хәрби операциядә катнашкан геройларыбызга багышланган "Хәтер дивары" ачу тантанасы узды.
Чарада Актаныш районы башлыгы Зарипов Ленар Рафак улы, махсус хәрби операциядә халәк булганнарның туганнары, якыннары , дуслары катнашты.
Батырларыбызга мәңгелек дан! -
"Ихлас" 26.02.2025

Безнең мәктәп укучыларының "Ихлас" психологик - педагогик үзәгендә булулары дәвам итә. Бүгенге көндә үзәктә 250 гә якын укучы булган. Дәресләр психоэмоциональ һәм мускуллар киеренкелеген бетерү, укучыларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү максатында үткәрелә.










