Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Бәйрәм алды йолалары/Предпраздничные обычаи 29.04.2022

Бүген Әҗәкүл мәктәбе укучылары һәм бабалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, борынгы йолаларны искә төшереп, "Карга боткасы" бәйрәме алдыннан авылдашлардан йомырка, ярма жыеп йорделәр.
Сегодня ученики Азякульской начальной школы и дети Азякульского детского сада, соблюдая традиции и обычаи праздника "Карга боткасы", собрали у жителей села яйца и крупы.
-
VIII республикакүләм(II Идел буе) конференциясе/VIII Республиканская конференция 29.04.2022

Чөгәнә һәм Әҗәкүл башлангыч мәктәбе укытучылары Солтанова Л.М, Әдиятуллина М.Я., Шарафуллина А.Р. VIII республикакүләм(II Идел буе) конференциясендә катнашып, эшләре басма публикациядә урын алды. Актив укытучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!
Учителя Чуганаковской и Азякульской начальных школ Султанова Л.М., Адиятуллина М.Я., Шарафуллина А.Р. принимали участие в VIII Республиканской конференции (Поволжье II) и их работы были опубликованы в сборнике. Поздравляем наших активных педагогов!
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 29.04.2022

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Актаныш районындагы оешма һәм предприятияләрнең, хезмәт коллективларының театр айлыгына йомгак ясалды.Безнең мәктәп коллективы сәхнләштергән Мирсәй Әмирнең "Гөлшаян" спектакле 2 урын яулады. Төп рольләрне мәктәбебез укытучылары Алсу Риф кызы Вәлиева, Илназ Наил улы Хөҗҗәтов, Рөстәм Фәрит улы Ялалов,Алсу Анфас кызы Әмирова, Руслан Наил улы Сафиуллин, Алмаз Шамил улы Рахманов башкардылар һәм аерым номинацияләрдә билгеләп үтелделәр.Чын күңелдән котлыйбыз!
Сегодня в Доме культуры имени Альфии Авзаловой подведены итоги театрализованных постановок среди организаций и предприятий,трудовых коллективов Актанышского района . Спектакль нашего коллектива "Гульшаян" занял 2 место. Главные роли исполнили учителя нашей школы Валиева Алсу Рифовна, Хуззятов Ильназ Наилевич, Ялалов Рустем Фаритович, Амирова Алсу Анфасовна, Сафиуллин Руслан Наилевич, Рахманов Алмаз Шамилович. Поздравляем!
-
Актаныш муниципаль районы азкомплектлы башлангыч мәктәп укытучыларындың район семинары/Районный семинар учителей малокоплетных начальных школ 28.04.2022

28 нче апрель көнне Актаныш муниципаль районы " Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет учреждениесе" филиалы" Чөгәнә башлангыч гомуми белем бирү мәктәп-балалар бакчасы"нда "Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында дәвамчанлык" темасына Актаныш муниципаль районы азкомплектлы башлангыч мәктәп укытучыларындың район семинары үтте.
Семинар 3 нче сыйныфта Султанова Люзия Рәхимҗановнаның математика дәресе белән башланып китте. 4 нче сыйныфлар җитәкчесе Хамматуллина Лилия Илдаровна 3-4 сыныфлар арасында "Көчле звено" интеллектуаль уенын үткәрде. Чарада укучылар гыйлемнәрен генә күрсәтеп калмыйча, үзләренең һәм иптәшләренең эшләренә бәя бирүләрен, үз фикерләрен дәлилли белүләрен, сөйләм теле осталыкларын күрсәттеләр.
Г.Тукайның туган көненә багышланган "Күл буена килсәгез" дигән әдәби-музыкаль кичә тәкъдим иттеләр. Чара музыкаль бизәлеш, сәхнә киемнәре, сәнгатьле сөйләм, сәхнә бизәлеше белән баетылган иде. Чара шигырь сөйләү, җыр җырлау белән бергә укучыларга экологик тәрбия бирүче чара буларак отышлы булды. Кичәне оештыручы - Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакча тәрбиячесе Солтанова Ләлә Илфар кызы.
Семинарның икенче өлеше "Түгәрәк өстәл" артында "Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында дәвамчанлык" темасына дәвам итте. Киңәшмәне Актаныш районы Мәгариф идарәсенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Имамова Роза Асгатовна алып барды. Әңгәмә барышында дәресләргә үзанализ, анализ ясалды, фикерләр-тәкъдимнәр әйтелде. Семинар-киңәшмә бик эшлекле һәм нәтиҗәле булды.28 апреля в филиале МБОУ "Актанышская муниципальная средняя общеобразовательная школа №1" «Чуганская начальная общеобразовательная школа-детский сад» состоялся районный семинар на тему «Преемственность между детским садом и начальной школой» .Семинар начался в 3 классе с урока математики Султановой Люзии Рахимзяновны. Учитель 4 класса Хамматуллина Лилия Ильдаровна провела интеллектуальную игру «Сильное звено» между учащимися 3-4 классов. На мероприятии ученики не только продемонстрировали свои знания, но и оценили свою работу и работу своих сверстников. Учащиеся показали литературно-музыкальный вечер, посвященный ко дню рождения Г. Тукая «Если ты придешь на озеро». Мероприятие прошло с успехом, так же как и экологическое образовательное мероприятие для учеников. Организатор праздника – Ляля Ильфаровна Султанова, воспитательница Чуганской начальной школы.После второй части семинара состоялся круглый стол на тему «Преемственность между детским садом и начальной школой»под руководством Имамовой Розы Асгатовны, методиста начальных школ Актанышского районного отдела образования. В ходе беседы были проанализированы уроки и мероприятия. Семинар прошел очень продуктивно и результативно.
-
26 апрель -Г.Тукай туган көн/ 26 апреля -день рождения Г.Тукая 26.04.2022

Бүген мәктәбебездә иртәннән үк бәйрәм рухы сизелеп торды. Татар теле укытучылары мәктәпкә кергән һәркемне " имтихан" белән каршылады. Укытучылар, ата- аналар, укучылар Г.Тукайның үзләре белгән шигырьләрен сәнгатьле сөйләде, җырларын җырлады. Аның шигырь юлларын дөрес тезү буенча ярыштылар.5 Б сыйныфы укучыларына Г. Тукай әкиятләре, шигырьләре буенча төшерелгән " Су анасы", "Кәҗә белән сарык", "Туган тел", " Кызыклы шәкерт" һ.б. мультфильмнарын карау оештырылды."Тукай әкиятләре иленә сәяхәт" кичәсендә башлангыч сыйныф укучылары Г. Тукай әкиятләрен иҗади якын килеп сәхнәләштерделәр.6 А сыйныфы укучылары Шагыйрьнең авыр бала чагы, тормышы, иҗатына багышланган "Тукай" документаль фильмы белән таныштылар. Фильм турында фикер алыштылар.
Сегодня утром в нашей школе царил дух праздника. Учителя татарского языка встречали всех «экзаменом». Учителя, родители и ученики читали стихи Г. Тукая и пели свои песни. Они соревновались в правильном составлении его стихов. С учениками 5 Б классабыл организован просмотр мультфильмов по мотивам сказок и поэм Тукая "Русалка", "Коза и овца", "Родной язык", "Интересный ученик" и др. В мероприятии «Путешествие в страну сказок Тукая» учащиеся начальных классов инсценировали сказки Тукая. Учащиеся 6 класса ознакомились с документальным фильмом о поэте «Тукай», посвященным трудному детству, жизни и творчеству поэта.
-
Биология фәненнән Бөтенроссия фәнни-практик конференция/Всероссийская научно-практическая конференция по биологии 26.04.2022

Биология укытучысы Вәлиева Алсу Риф кызы Казанда узган "Табигать белемен укытуның актуаль проблемалары: эзләүләр, чишү юллары" Бөтенроссия фәнни-практик конференциясендә актив катнашты.
Учительница биологии Валиева Алсу Рифовна активно приняла участие во Всероссийской научно-практической конференции "Актуальные вопросы естественно-научного образования: проблемы, поиски, решения", которая состоялась в г.Казань.
-
Волонтерлык/Волонтерство 26.04.2022

5 А сыйныф укучылары Дәлия апа Ханнанова янына барып, йорт, бакча тирәләрен тырмалап һәм чүпләрдән арындырып кайттылар. Сыйныф җитәкчесе Алсу Анфас кызы Әмирова.
Волонтеры 5 А класса были у пенсионера Далии Ханнановой, помогли очистить придворовый участок от мусора. Классный руководитель Алсу Анфасовна Амирова.
-
"Мәңге яши, яшьни яшь Тукай"/«Живи вечно, молодой Тукай» 26.04.2022

26 апрель -Г.Тукайның тууына 136 ел уңаеннан китапханәдә "Мәңге яши, яшьни яшь Тукай" исем астында китап күргәзмәсе оештырылды, 7 а сыйныф укучылары өчен китапханә дәресе уздырылды.
26 апреля - по случаю 136-летия со дня рождения Г. Тукая в библиотеке организована книжная выставка «Живи вечно, молодой Тукай» и проведен библиотечный урок для учащихся 7-х классов.
-
"Тукай язы"сыйныф сәгате/Классный час "Весна Тукая" 26.04.2022

1 А, 1 Б сыйныф укучылары өчен "Тукай язы" исем астында сыйныф сәгатьләре,китап күзәтү үткәрелде.
В 1 А, 1 Б классах были проведены обзоры книг и классные часы под названием «Весна Тукая» .
-
"Иң күп китап укучы" бәйгесе/Конкурс «Самый читающий ученик» 26.04.2022

Башлангыч сыйныф укучылары арасында үткәрелгән "Иң күп китап укучы" бәйгесе җиңүчеләренә грамота тапшырылды.
Победители конкурса «Самый читающий ученик» среди учащихся начальных классов были награждены грамотами.










