МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
Все новости детского сада
ТОРМЫШЫБЫЗ БИЗӘГЕ СЕЗ.
Опубликовано: 09.10.2013
ТОРМЫШЫБЫЗ БИЗӘГЕ СЕЗ.
Илебез буенча октябрь ае башында өлкәннәр көне уздырыла.Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әби –бабаларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын- төчесен татыган кешеләр. Безнең коллектив та һәр ел саен өлкәннәрне бакчабызга кунакка чакыра.Безнең бакчабызда күп еллар эшләп лаеклы ялга киткән апаларыбыз: Лилия апа,Ильфира апа, Сәхибә апа һәм Генрих абыйлар бәйрәмгә чакырылдылар.Балалар матур итеп бәйрәм иртәсе әзерләгәннәр.Соңыннан кунаклар чәй өстәле артында бәйрәмне дәвам иттеләр.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк безгә.Сау –сәламәт булыгыз.Тыныч матур тормышта гомер кичерегез!
Еллар үтә диеп борчылмагыз,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау –сәламәт булып озак яшәү-
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
К списку новостей












