Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Без террорчылыкка каршы/ Мы против терроризма. 04.09.2024

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу көн безгә 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә (Төньяк Осетия) булган фаҗигале вакыйгаларны искә төшерә, ул вакытта моңарчы күрелмәгән террорчылык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә хатын-кызлар һәм балалар һәлак булган. Террорчылыкка каршы тору максатыннан безнең мәктәп китапханәсендә хәтер сәгате узды. Чараның максаты: балаларга террорчылыкның нәрсә икәнен, аңа ничек каршы торырга һәм терактлар куркынычы шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләү. Укучылар, «Террорчылар кемнәр алар, каян килеп чыкканнар?, «Бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга " дигән сорауларга җавап бирделәр. Бу көнне китапханәдә булган һәр укучы үзенең ни өчен тынычлык яклы һәм террорга каршы булуы турында үз фикерен әйтә алды.
Ежегодно 3 сентября в России отмечается День солидарности в борьбе с терроризмом. Этот день напоминает нам о трагических событиях, произошедших 1-3 сентября 2004 года в городе Беслан (Северная Осетия), когда в результате беспрецедентного по своей жестокости террористического акта погибли более 300 человек, в основном женщины и дети. В целях противодействии терроризму в нашей школьной библиотеке прошел час памяти. Цель мероприятия: рассказать детям о том, что такое терроризм, как ему противостоять и об основных правилах поведения в условиях угрозы терактов. Ребята, отвечали на вопросы: «Кто такие террористы, откуда они взялись?», «Как вести себя в этой ситуации» и др. Каждый читатель, посетивший в этот день библиотеку, смог высказать свое мнение о том, почему он за мир и против террора.
-
Белем бәйрәме/ Праздник знаний. 02.09.2024

Сагынып һәм сагындырып көткән мәктәбебездә бүген Яңа уку елы - Белем бәйрәме. Бәйрәмчә киенгән укытучылар, шат йөзле укучылар, ата-аналар, кунаклар тантаналы линейкага җыйналды. Тантаналы линейка Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. Бүгенге чарада мәктәбебез директоры Васил Салихов Актаныш муниципаль район Советының Аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов, Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фаттахов, ветеран укытучы Глүс Газизов бәйрәм белән котлап үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, уңышар теләделәр. Укучылар Белем бәйрәменә багышлап җырлы, нәфис сүзләр белән өретелгән бик матур тамаша әзерләгән иделәр. Шатлыклы мизгелләр укучыларның мөгаллимнәренә, кунак булып килгән ветеран укытучыларга чәчәк гөлләмәләре тапшыруы белән тагы да күркәмләнде. Хәерле сәгатьтә! Уку елы уңышларга, шатлыкларга бай булсын.
В нашей школе сегодня новый учебный год - праздник знаний. На торжественную линейку собрались одетые в праздничные костюмы учителя, радостные ученики, родители, гости. Торжественная линейка началась с исполнения гимнов России и Татарстана. На сегодняшнем мероприятии директор школы Васил Салихов, руководитель Аппарата Совета Актанышского муниципального района Ильшат Вахитов, глава Бугадинского сельского поселения Ильсур Фаттахов, учитель-ветеран Глус Газизов поздравили с праздником, пожелали успехов. К празднику знаний учащиеся подготовили красочное представление, наполненное песнями и художественными словами. Радостные моменты еще больше усилились вручением учениками букетов цветов учителям, гостям-ветеранам. Добрый час! Пусть учебный год будет наполнен успехами и радостями.
-
Җәйге яллар күңелле булса да, мәктәп тә сагындырган инде/ Летние каникулы были веселыми, но мы уже соскучились по школе. 27.08.2024

1 сентябрь – Белем көне. Чәчәкләр тоткан балалар, дулкынланган ата-аналар һәм укытучылар бу көнне мәктәпкә ашыга. Кемдер бу көнне түземсезлек белән көтә, ә кемдер җәй беткәнгә моңсулана. 1 сентябрь бары тик тантаналы рәвештә генә уза, барлык укучылар да чәчәк бәйләмнәре белән, мәктәп формасыннан килә. Тантананың төп мизгеле – беренче кыңгырау. Кыңгырау чыңы яңа уку елы башлануны хәбәр итә. Быелгы елны “Белем бәйрәме” 2 сентябрьга туры килә. Мәктәбебез укучылары тырышып – тырышып бу бәйрәмгә әзерләнәләр. Шигырьләр ятлыйлар, яңа җырлар өйрәнәләр.
1 сентября – День знаний. В этот день в школу спешат дети с цветами, взволнованные родители и учителя. Кто-то с нетерпением ждет этого дня, а кто-то грустит о том, что лето закончилось. 1 сентября проходит исключительно торжественно, все ученики приходят с цветами и школьной формой. Ключевым моментом церемонии является первый звонок. Звон колокольчика знаменует начало нового учебного года. В этом году “Праздник знаний” приходится на 2 сентября. Учащиеся нашей школы старательно готовятся к этому празднику. Заучивают стихи, разучивают новые песни.
-
Алда юллар. Кайсын сайларга?/ Впереди дороги. Какую выбрать? 02.07.2024

9 нчы сыйныф укучылары көтеп алган көн, ниһаять, килде. Богады мәктәбендә аттестатлар тапшыру тантанасы узды. Тантананың төп сәбәпчеләре булган берсеннән-берсе матур киенгән кызлар, алар янында илне-җирне сакларга әзер торган горур егетләрдән күзне дә алып булмый. Бәйрәмнең котлау өлешен мәктәп директоры Васил Максут улы Салихов ачып җибәрде. – Бүген шатлыклы да, моңсу да чарага җыйналдык. Сез үзегезнең белемгә омтылышларыгыз, тырышлыкларыгыз белән аерылып тордыгыз һәм имтиханнарны биргәндә моны расладыгыз да. Мин чын күңелемнән сезне котлыйм, киләчәктә уңышлар телим. Балаларын кеше итү өчен зур көч куйган әти-әниләргә, укучыларга ныклы белем биргәннәре, гаиләгә тәрбия бирүдә ярдәм иткәннәре өчен укытучыларга зур рәхмәтемне әйтәм,—диде Васил Максут улы. Алга таба тәбрикләү сүзләре белән беренче укытучылары Гөлзифа Роберт кызы Нуриева, сыйныф җитәкчесе Инзилә Дөбәрис кызы Кирамова, ата-аналар исеменнән Миләүшә Габдуллина һәм укучылар исеменнән Алия Галиева чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. Тугызынчыларның йөзләрендә шатлыклы елмаю булса да, күзләрендә сагыш сизелә. Әлбәттә, 9 ел буе бергә укыган дусларыңнан, 9 ел буе һәркөн таптаган сукмагыңнан, үзеңә белем һәм тәрбия биргән укытучылардан аерылу җиңелләрдән түгел. Алда нинди тормыш көтә? Аның төрле якларга киткән сукмакларында адашмыйча, укуларын дәвам итеп, күңелләре үз иткән һөнәрне сайлап, тормышта үз-үзләрен тапсалар иде. Киләчәктә кайда гына яшәсәләр дә, кем генә булып эшләсәләр дә, чын кешеләр булып калсыннар иде.Тантаналы чарада онытылмас мизгелләр күп булды. Әмма барыннан да бигрәк укучылар озак көттергән, авыр сынаулар аша алынган аттестатларын кулларына алган көнне онытмасыннар иде.
День, которого так ждали ученики 9 класса, наконец, настал. В Бугадинской школе состоялось торжественное вручение аттестатов. Нельзя оторвать глаз от главных виновников торжества - красиво одетых девушек и гордых парней, готовых защищать страну. Поздравительную часть праздника открыл директор школы Васил Максутович Салихов. - Сегодня мы собрались на мероприятие, и радостное, и грустное. Вы отличились своими устремлениями, стараниями в учебе и подтвердили это при сдаче экзаменов. От всей души поздравляю Вас, желаю успехов в дальнейшем. Большое спасибо родителям, которые приложили огромные усилия для того, чтобы сделать своих детей людьми, учителям за то, что они дали детям знания, помогли в воспитании,-сказал Васил Максутович. Далее с приветственными словами выступили первая учительница Гульзифа Робертовна Нуриева, классный руководитель Инзиля Дубарисовна Кирамова, от имени родителей Миляуша Габдуллина и от имени учеников Алия Галиева. На лицах девятиклассников радостная улыбка, но в глазах чувствуется грусть. Конечно, нелегко расстаться с друзьями, с которыми ты учился 9 лет, с учителями, которые давали тебе образование и воспитание. Какая будет жизнь впереди? Хотелось бы, чтобы они нашли себя в жизни, продолжая учебу, выбирая профессию, которую им по душе. Пусть они останутся настоящими людьми, где бы они ни жили и кем бы ни работали в будущем. На торжественном мероприятии было много незабываемых моментов. Но больше всего хотелось бы, чтобы ученики не забыли тот день, когда они получили на руки аттестаты, полученные в результате долгожданного, тяжелого испытания.
-
Аклы татар сөлгесе - керсез күңел көзгесе/ Белое татарское полотенце - зеркало чистой души 21.06.2024

Борынгы заманнардан сакланып калган татар халкының мәдәни мирасы арасында сөлгеләр зур урын алып тора. Шунысы куанычлы авылыбызда сөлге, мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре чигүче апаларыбыз гына түгел яшь кызларыбыз да бар. Мәктәбебез укучылары алар белән танышып, очрашып, чигү серләренә өйрәнеп тора. Ә “Аклы татар сөлгесе - керсез күңел көзгесе”район конкурсына әзерлек йөзеннән районыбызның танылган чигү остасы Илиза апа Хакимованың кул эшләреннән күргәзмә ясап таныштык. Аның кулы тудырган искиткеч могҗизаларга таң калдык. Конкурска мәктәбебез укытучылары Лениза Динәвис кызы Фаттахова, Инзилә Дөбәрис кызы Кирамова сөлге, ә 9 сыйныф укучысы Энҗе Хисамова мендәр тышлыгы чиккәннәр иде. 21 июнь көнне Яшьлек" яшьләр үзәгендә әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды. Лениза Динәвис кызы Фаттахова, Инзилә Дөбәрис кызы Кирамова 1 урынга лаек булдылар, ә 9 сыйныф укучысы Энҗе Хисамова 3 урын өчен бүләкләнде. Котлыйбыз! Афәрин безнекеләр булдыра!
Среди культурного наследия татарского народа, сохранившегося с древних времен, большое место занимают полотенца. Отрадно, что в нашем селе есть не только взрослые, которые вышивают полотенца, наволочки, занавески на окна, но и молодые девушки. Ученики нашей школы знакомятся с ними, встречаются, учатся секретам вышивания. А в рамках подготовки к районному конкурсу ” Белое татарское полотенце - зеркало чистой души" мы познакомились с выставкой работ известной вышивальщицы Илизы Хакимовой. Мы были поражены чудесами, сотворенными ее рукой. На конкурс вышили полотенце учителя школы Лениза Динависовна Фаттахова, Инзиля Дубарисовна Кирамова, а ученица 9 класса Энже Хисамова-наволочку. 21 июня в молодежном центре "Яшьлек" состоялось подведение итогов конкурса. Лениза Динависовна Фаттахова, Инзиля Дубарисовна Кирамова заняли 1 место, а ученица 9 класса Энже Хисамова была награждена за 3 место. Поздравляем! Молодцы, наши могут!
-
Шәрип Шәймиевнең музей- йортында кунакта/ В гостях в Доме - музее Шарипа Шаймиева. 03.06.2024

Беренче Президентыбыз Миңтимер Шәрипович Шәймиев райондашыбыз булсын да, ничек аның белән горурланмыйсың да ничек аңа кунакка бармыйсың инде. Шушы көннәрдә мәктәбебез укучылары Әнәк авылында урнашкан Шәрип Шәймиев музей-йортында булдылар. Безне музей директоры Гыйбадуллина Гөлназ Фаил кызы шатланып каршы алды. Ул безгә музей турында, Татарстан Республикасының беренче Президентының катлаулы тормыш юлын сөйләде. Музей укучыларда иң уңай тәэсирләр калдырды. Балалар М. Ш. Шәймиев биографиясеннән кешеләрнең көндәлек эшләрендә нинди кыенлыклар белән очрашулары турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Соңыннан укучылар “Бабайда кунакта” ял паркы белән таныштылар.
Наш первый Президент Минтимер Шарипович Шаймиев-уроженец нашего района. Как не гордишься им. На днях учащиеся нашей школы посетили Дом-музей Шарипа Шаймиева в селе Аняково. С радостью встретила нас директор музея Гибадуллина Гульназ Фаиловна. Она рассказал нам о музее, о непростом жизненном пути Первого Президента Республики Татарстан. Музей произвел на нас самое благоприятное впечатление. Много интересного ребята узнали из биографии М. Ш. Шаймиева о том, с какими трудностями сталкиваются люди в повседневной работе. Затем школьники познакомились с парком отдыха “В гостях у дедушки”.
-
Тәрбияле бала ата-ананың бәхетле киләчәге/ Воспитанный ребенок счастливое будущее родителей. 01.06.2024

Бала тәрбияләү – гаилә, мәктәп, җәмәгатьчелек алдында торган иң җитди, мөһим мәсьәләләрнең берсе. Сабый тәрбияне иң беренче гаиләдә ала. Алдагы тормышында ни генә булмасын, баланың характер үзенчәлекләре, аң-белемгә омтылышының күп өлеше аңа нәселдән күчә. Богады мәктәбе ата-аналар белән бик тыгыз элемтәдә торып эшли. Баланы укыту һәм тәрбияләү процессының эффектлылыгы аларның килешеп эшләүләреннән тора бит. Мәктәбебезнең ата-аналар комитеты белән эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде. Ата-аналар комитеты җитәкчесе – М.И.Закирова - район мәгариф бүлегенең "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Киләчәктә дә актив булыгыз, уңышлар!
Воспитание детей-одна из самых серьезных, важных задач, стоящих перед семьей, школой, общественностью. Малыш получает воспитание самой первой в семье. Как бы то ни было в дальнейшей жизни, черты характера ребенка, большая часть его стремлений к познанию передаются ему из поколения в поколение. Бугадинская школа работает в тесном контакте с родителями. Ведь от их совместной работы зависит эффективность процесса обучения и воспитания ребенка. Работа нашей школы с родительским комитетом была оценена положительно. Руководитель родительского комитета-М. И. Закирова – награждена "Благодарственным письмом" районного отдела образования. Поздравляем! Будьте активны и в будущем, удачи!
-
Профсоюз оешмасының хисап-сайлау җыелышы/ Отчетно-выборно собрание профсоюзной организации. 28.05.2024

28 май көнне Богады мәктәбендә, мәгариф хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмасының хисап-сайлау җыелышы узды. Җыелышта катнашучы профсоюз членнарына, сәламләү сүзе белән мәктәп директоры Салихов Васил Максут улы чыгыш ясады. Ул хезмәттәшләренә күпьеллык хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде һәм профсоюз оешмасының яңа үсеш этабында уңышлар теләде. Җыелыш барышында, 2021-2023 елларда коллектив договорның үтәлеше тикшерелде, үсеш перспективалары каралды, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Нуриева Гөлзифа Роберт кызының хисабы тыңланды. Ул профсоюз оешмасының эшен оештыручы төп документның коллектив килешү булып торуын ассызыклады. Коллектив килешү, хезмәткәрләрне өстәмә социаль ташламалар, түләүләр белән тәэмин итәргә, хезмәт шартларын яхшыртырга һәм сакларга мөмкинлек бирә. Җыелышта катнашучылар, докладны раслау өчен бертавыштан тавыш биреп, профсоюз оешмасының эшен хупладылар. Җыелышта беренчел профсоюз оешмасы рәисен, профком әгъзаларын, контроль - ревизия комиссиясен, Гомумроссия мәгариф профсоюзының Актаныш территориаль оешмасының VIII район хисап-сайлау конференциясенә делегат сайлаулар узды. Профком рәисе итеп бертавыштан Нуриева Гөлзифа Роберт кызы сайланды. Җыелыш ахырында профком рәисе барлык катнашучыларга нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде, яңа сайланганнарны котлады һәм профсоюз комитетына уңышлар теләде. Нәтиҗәдә, мәктәп директоры Васил Максут улы коллектив килешүнең чыннан да социаль юнәлешле булуын ассызыклады, профсоюзның барлык әгъзаларына-педагогларга һәм хезмәт күрсәтүче персоналга уртак эштә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, уңышлар теләде.
28 мая в МБОУ «Бугадинской ООШ» прошло отчётно–выборное собрание ППО. В собрании приняли участие члены профсоюза. С приветственным словом ко всем собравшимся выступил директор школы Салихов Васил Максутович. Он поблагодарил коллег за многолетнее сотрудничество и пожелал успехов на новом этапе развития профсоюзной организации. В ходе собрания обсуждалось выполнение коллективного договора на 2021-2023 годы и рассмотрены перспективы развития, был заслушан отчёт председателя первичной профсоюзной организации Нуриевой Гульзифы Робертовны. Она подчеркнула значимость основного документа, регламентирующего работу профсоюзной организации, которым является коллективный договор. Коллективный договор позволяет обеспечить работников дополнительными социальными льготами, выплатами, улучшить и обезопасить условия труда. Участники собрания одобрили работу профсоюзной организации, единогласно проголосовав за утверждение доклада.
На собрании состоялись выборы председателя первичной профсоюзной организации, членов профкома, контрольно - ревизионной комиссии, делегата на VIII районную отчетно-выборную конференцию Актанышской территориальной организации Общероссийского Профсоюза образовании. Председателем профкома единогласно избрана Г. Р. Нуриева. В завершении собрания председатель профкома поблагодарила всех участников за плодотворную работу, поздравила вновь избранных, и пожелала профсоюзному комитету успехов. В заключении директор школы Васил Максутович подчеркнул, что коллективный договор действительно является социально-ориентированным, поблагодарил всех членов профсоюза - педагогов и обслуживающий персонал за помощь в совместной работе. -
Соңгы кыңгырау!/ Последний звонок! 26.05.2024

25 май көнне Богады мәктәбенең 9 укучысы өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Бәйрәм тантанасын 9 ларның сыйныф җитәкчесе Инзилә Кирамова ачып җибәрде. Бәйрәм белән мәктәп директоры Васил Салихов, район башлыгы исеменнән Илшат Вахитов, авыл җирлеге башлыгы Илсур Фаттахов котлап, үзләренең изге теләкләрен җиткезделәр. Васил Максут улы хуҗалык җитәкчесенең, укуда, спортта, сәнгатьтә алдынгы, бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләрен, котлауларын тапшырды, мәктәпнең физкультура укытучысы, егетләрне көрәш сөрләренә төшендерүче остазлары Илфир Анваров, спорт мәктәбен тәмамлаучыларга таныклык тапшырып, үзенең изге теләкләрен әйтте. Шулай ветеран укытучыларның, әти-әниләрнең дә әйткән теләкләре үтемле булды. Соңыннан сүзне мәктәпне тәмамлаучылар үзләре алып, үзләренә белем һәм тәрбия биргән укытучыларына, гомумән мәктәп коллективына рәхмәтләрен әйтеп чәчәк букетлары тапшырдылар. Саубуллашу вальсы да үз югарылыгында башкарылды. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы егет һәм кызларыбызга бу соңгы звонок булса, мәктәбебез өчен соңгысы булмасын иде. Соңгы звоноклар ел саен булып торсын, җирлектә нәниләр туып торсын. Яшәеш сүнмәсен. 9 сыйныф укучылары! Сезне яңа сынаулар көтә, курыкмагыз, алга барыгыз, һәм сезнең теләкләрегез тормышка ашсын. Аларга уңышлар теләп калабыз!
25 мая для 9 учеников Бугадинской школы прозвенел последний звонок. Торжественное мероприятие открыла классный руководитель 9 класса Инзиля Кирамова. С праздником поздравили директор школы Васил Салихов, от имени главы района Ильшат Вахитов, глава сельского поселения Илсур Фаттахов. Васил Максутович вручил награды и поздравления руководителя хозяйства, отличникам в учебе, спорте, искусстве, победителям конкурсов, а учитель физкультуры школы, наставник по борьбе “Көрәш” Ильфир Анваров, вручив выпускникам свидетельства, высказал свои искренние пожелания. Также ребята были искренне тронуты пожеланиями учителей-ветеранов, родителей. Затем слово взяли сами выпускники и вручили букеты цветов, поблагодарив учителей и коллектив школы в целом. Прощальный вальс тоже был исполнен на высоте. Если бы это был последний звонок нашим выпускникам 9-х классов, хотим, чтобы он был бы не последним для нашей школы. Пусть последние звонки будут ежегодными, пусть в поселении рождаются малыши. 9 классники! Вас новые ждут впереди испытания, Не бойтесь ребята, идите вперёд, И пусть исполняется ваши желания. И с вами по жизни удачи идёт!
-
Башлангыч мәктәп белән хушлашу/ Прощание начальной школой. 23.05.2024

Бүген 4 класс укучылары башлангыч мәктәп белән хушлашты. Укуда, сәнгатьтә, спортта сынатмаган әлеге укучылар район, республика күләмендә конкурсларда катнашып, күп җиңүләр яуладылар. Мәктәп директоры Васил Максут улы да, класс җитәкчеләре Лениза Динәвис кызы, киләчәктә дә актив, тырыш, тәртипле укучылар булуына ышанычын белдерделәр. Кичәдә катнашкан әти-әниләр дә укучыларга изге теләкләрен әйтте.
Сегодня ученики 4 класса попрощались с начальной школой. Эти учащиеся, приняли участие в районных, республиканских конкурсах и завоевали много побед. Директор школы Васил Максутович и классный руководитель Лениза Динависовна выразили уверенность в том, что и в дальнейшем будут активными, трудолюбивыми, дисциплинированными учениками. Родители, присутствовавшие на вечере, также пожелали ученикам всего наилучшего.













