МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары
Опубликовано: 09.12.20159 декабрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә башлангыч сыйныфларны укытуда эшчәнлекле юнәлешне оештыру” темасы буенча башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үтте.
Семинар барышында 2 сыйныфта “Кешеләр культуралы үсемлекләрнең нинди өлешләрен азык итеп кулланалар?” темасына әйләнә-тирә дөнья дәресе (укытучы Сәрвәрова Ф.М.), 4 сыйныфта “Иң матур сүз” темасына әдәби уку дәресе (укытучы Нургалиева Л.З.), 1 сыйныфта “Яңа ел чыршысы ясау проекты” темасына дәрестән тыш эшчәнлек (укытучы Манихова Э.М.), 3 сыйныфта “Музыкада тасвирлау интонациясе” темасына музыка дәресе (укытучы Зарипова Ф.Н.), “Тукымадан ясалган Яңа ел уенчыклары” темасына мастер-класс (технология укытучысы Фәтхиева Н.Ф.) тәкъдим ителде.
Мәктәп укучылары тарафыннан оешкан курчак театры - “Йомры икмәк” дип аталган театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Гомуми киңәшмәдә дәресләргә үзанализ, анализлар ясалды. Район мәгариф идарәсе методисты З.З.Хәкимова район башлангыч сыйныф укытучыларының эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды.
К списку новостей











