МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
«Туган телем – шагыйрьләр теле» III республика фәнни-эзләнү конференциясе узды
Опубликовано: 09.12.20155 нче декабрьдә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә телләр укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле укучыларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләре формалаштыру максатыннан укучылар өчен «Туган телем – шагыйрьләр теле» III республика фәнни-эзләнү конференциясенең йомгаклау туры үткәрелде. Конференциянең читтән торып үткәрелгән этабында Россия төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан Мөхәммәт Мирза иҗаты белән кызыксынган, шушы юнәлештә эзләнү эшләре алып барган 269 укучы катнашты, 92 эш авторы Конференциянең төп этабына чакырылды.
Фәнни-эзләнү конференция эшчәнлегендә язучылардан: М.Мирза, Д. Салихов, К.Кәримов, Л.Лерон, галимнәрдән: И.Х.Минһаҗева - филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының әдәбият тарихы кафедрасы доценты, филология фәннәре докторы, И.Г. Закирова - Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының филология фәннәре докторы катнаштылар.
Конференциядә укучылар 5 секциядә М.Мирза иҗатына багышланган 5 юнәлештә чыгыш ясадылар. Чыгышлар тыңланып беткәннән соң һәр секциядәге экспертлар комиссиясе нәтиҗәсе буенча җиңүчеләр билгеләнде.
«Мөхәммәт Мирза шигырьләрендә: заман, шәхес һәм бүгенге җәмгыять» секциясендә беренче урын яулаучы – Галиева Илиза, Актаныш муниципаль районы Актаныш беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы.
Мөхәммәт Мирза шигырьләрендә милли мәсьәлә һәм халык язмышы» секциясендә беренче урын Нигъмәтҗанова Гөлүсә, Яр Чаллы шәһәре 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысына бирелде.
«Мөхәммәт Мирза шигырьләрендә тел һәм стиль үзенчәлекләре» секциясендә беренче урын Камалов Марат, Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысына бирелде.
«Мөхәммәт Мирза иҗатының тәрбияви әһәмият» секциясендә Хафизов Айнур, Актаныш муниципаль районы Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Шәрифуллина Алинә, Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернат укучылары җиңү яулады.
«Мөхәммәт Мирза иҗатын өйрәнү юнәлешендәге иҗади проектлар, презентацияләр», дип аталган секциядә җиңүче булып Фарсыева Энҗе, Актаныш муниципаль райны Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы танылды.
Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары тапшырылды.
Источник: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/514539.htm
К списку новостей











