МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Бәйрәм белән хөрмәтле укытучылар!
Опубликовано: 05.10.2015Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.
Сезнең авыр да, шул ук вакытта җаваплы да хезмәтегез бәяләп бетергесез. Еллар узган саен катлаулана барган эшегез сездән сабырлык һәм тырышлык таләп итә. Бала күңеленә салган белем орлыкларыгыз шытып, үсеп, җимешләрен күргәнче күпме көч сорала.
Нинди генә һөнәр иясе булсак та, без сезгә – хөрмәтле мөгаллимнәребезгә бурычлы. Үгет-нәсихәтләрегез безне еллар дәвамында озата бара, төпле киңәшләрегез һәрчак ярдәм итә. Көн саен үзгәреп торган тормыш алдыгызга бик күп бурычлар куя. Шуларны үтәп, камиллеккә омтылып, сез киләчәккә йөз тоткан, заманга ярашлы буын тәрбиялисез. Мәгариф өлкәсендә яңарышка омтылыш аеруча нык сизелә. Заманча мәгълүмати технологияләрне вакытында отып алган, аларны укучылар күңеленә сеңдергән укытучыларыбызга, тәрбиячеләребезгә без бик рәхмәтле.
Хөрмәтле укытучылар! Сезне бәйрәмегез белән тагын бер кат тәбрикләп, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, эшегезгә сөенеп баруыгызны, укучыларыгызның рәхмәтен ишетеп, уңышларга ирешеп, имин тормышта яшәвегезне теләп калабыз!
К списку новостей











