• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

“Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ында яртыеллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар

Опубликовано: 07.02.2012

6 февраль көнне Актаныш “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ында күзәтчелек Советының беренче утырышы узды.Анда ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Д.М.Мостафин, КФУның филология һәм сәнгать институты директоры Р.Р.Җамалетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Шәрипов, Татарстан Республикасы язучылар Берлеге рәисе И.М.Ибраһимов, “Яр-Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты” ректоры Ф.З.Мостафина, Яр-Чаллы шәһәренең 36 нчы “Золотая горка” гимназиясе директоры Ф.М.Ивлева, Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов, Актаныш “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ының ата-аналар комитеты әгъзасы, гимназия укытучылары катнашты. ДАГУ “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ы директоры Р.Ф.Галимҗанова 2011-12 нче уку елының I яртыеллыгына ачык хисап ясады.

Бу уку йорты 2005 нче елда ачылып, 2011 нче елга кадәр Актаныш гимназиясе буларак эшләгән. 2011 нче елның сентябреннән “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ы дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе итеп үзгәртелә. Күчеш чорында гимназиядә балалар 2 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр бер сменалы тәртиптә белем алалар. Киләчәктә гимназиядә 7-11 нче сыйныфлар укуы планлаштырыла. Предметлар татар, рус телләрендә укытыла. Өстәмә белем бирү - татар телендә. Белем бирү гимназия өчен төзелгән укыту планы нигезендә алып барыла. Гимназиянең төп максаты - татар милли мәдәниятын, халкының гореф-гадәтләрен, тарихын һәм туган телен саклау һәм үстерү максатыннан, Татарстанның данын дөньяга яңгыратырлык, гомуми культура, гаилә кыйммәтләре, зыялылык нигезләренә, иҗади фикерләүнең югары дәрәҗәсенә ия булган интеллектуаль элита формалаштыру. Уңышлы эшләүнең төп күрсәткече булып,Сәләтле балалар белән эш оештырганда укучыларның индивидуаль, шәхес, этно-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, татар халык тәрбиясенә нигезләнеп, практик юнәлтелгән белем бирү һәм укучыларны социальләштерү аша, укыту-тәрбия процессы эффектлылыгын үстерү тора.

Гомуми өлгереш һәм сыйфат ягыннан караганда, гимназиянең 7 сыйныфында белем алучы 16 укучының белем алу сыйфаты 87,5%; 8 сыйныфта укучы 24 баланың белем алу сыйфаты 66,7% тәшкил итә, өлгереш 100%.

2011/2012 уку елының Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабында барысы 6 призлы урынга ия булганнар: 8а сыйныфыннан Шәйхин Айдар тарих, җәмгыять белеменнән 1 урын (укытучысы М,Абдуллина), астрономиядән 2 урын (укытучысы И.Шакиров); 7а сыйныфы укучысы Анамова Диләфрүз математикадан 3 урын (укытучысы Фәрдиева Р.); 8а сыйныфыннан Якупова Румия технологиядән 2 урын (укытучысы Вәлиәхмәтова З.), шул ук сыйныфтан Шәкүрова Гөлназ физик культурадан 2 урын (укытучысыХаррасова А.).

Фәнни-практик конференцияләрдә, конкурсларда алган урыннар:

1. “Яшьләр фәнни эзләнүдә” исемле республикакүләм фәнни – гамәли конференциясендә 8а сыйныф укучысы Шәйхин Айдар лауреат дип табылды (фәнни җитәкчесе: Шагзамова Э.);

2. Укучыларның I Республикакүләм «Аксаков укулары» фәнни - эзләнү һәм иҗади эшләр бәйгесендә 8а сыйныф укучысы Шәйхин Айдар лауреат дип табылды (фәнни җитәкчесе: Шагзамова Э.);

3. Тел галиме, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II Республикакүләм фәнни-тикшеренү укуларында ”Галимнәр сүзе” номинациясендә 8а сыйныф укучысы Шәйхин Айдар 1 нче урын, “Ил тарихы – халкым тарихы” номинациясендә 8а сыйныф укучысы Гыйлфанова Айзилә җиңү яулады (фәнни җитәкчеләре: Хәева – Хәмитҗанова В., Шагзамова Э.).

4. Республикакүләм татар фантастик, фэнтези хикәяләр конкурсында 8 нче сыйныф укучылары Шәйхуллина Фирүзә, Исламова Илүзә мактаулы 3 нче урынга лаек булдылар.

5. Зәй шәһәрендә узган "Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчылыгы" ТР мәгариф хезмәткәрләренең IX республикакүләм педагогик укуларында 8 нче класс укучысы Шәйхин Айдар "Галим үләр - сүзе калыр, йөргән җирендә эзе калыр" темасы буенча уңышлы чыгыш ясап кайтты. Җитәкчесе - Хәева-Хәмитҗанова В.

Гимназия базасында узачак конференцияләр:

“Без яшь, без сәләтле…»” исемле республикакүләм фәнни – гамәли конференция - 27 март, 2012,

“Туфан укулары” - 27 апрель , 2012.

Дәрестән тыш эшчәнлеккә анализ:

Гимназиядә өстәмә белем бирү махсус программа нигезендә алып барыла. Бу программа – гимназия коллективының авторлык эше. Аның төп максаты: гимназиядә милли рух булдыру, Актаныш авылы инфраструктурасына салынган мөмкинлекләрне балаларга белем һәм тәрбия бирүдә файдалану, укытучыларның белем алу кырын киңәйтү, гимназиядә бердәмлек, ярдәмләшү, иҗат рухы булдыру. Гимназиядә 13 төрле (чит телләр, хореография, риторика, журналистика, Актаныш тарихы, әдәдбият тарихы, этика, кинематография, диннәр тарихы, дөнья мәдәнияте, сүз осталыгы)түгәрәк эшли. Укучыларның иҗаты “Көмеш кыңгырау”, “Ялкын”, “Актаныш таңнары” газета-журналларында укучыларның иҗаты һәрдаим яктыртыла.

Җыентык булып басылган эшләр:

“Фән өйрәнүдә нәтиҗәле алымнар” - методик һәм дидактик дәрес эшкәртмәләр, Яр Чаллы, 2012 ел.

“На пути повышения качества образования и воспитания” - разработки уроков и внеклассных мероприятий, Набережные Челны, 2012 г.

Уку елының мөһим вакыйгалары:

16 нчы сентябрь, 2011- гимназиядә кунакта таныклы язучылар, җәмәгать эшлеклеләре Туфан Миңнуллин, Мөхәммәт Мирза, Марсель Галиев, Камил Кәримов, Данил Салихов булып киттеләр.

27 нче сентябрь, 2011 - “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернаты” белән танышу йөзеннән ТР премьер – министры И.Халиков һәм ТР мәгариф һәм фән министры А.Гыйлметдинов гимназия коллективы белән очрашты.

1 нче октябрь, 2011 - «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернат”ны ачу тантанасы узды. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.А.Ратникова, ТР мәдәният министры урынбасары К.Р.Идрисова, ТР Язучылар Берлеге рәисе И.М. Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) катнаштылар.

18 нче октябрь, 2011- ТР Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе, язучы Рәзил Вәлиев килде.

22 нче октябрь, 2011 - гимназиядә РСФСРның, Башкортстан һәм Татарстан Республикалары халык артисты Фидан Гафаров, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова 7-8 нче класс укучылары белән очраштылар.

28 нче октябрь, 2011 - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мәхмүт улы Мостафин гимназия коллективы белән очрашты.

18 нче ноябрь, 2011 - Актанышта Бөтендөнья татар яшьләр Җыенының чираттагы күчмә утырышы узды. Башкалабыздан килгән кунаклар арасында җыен җитәкчесе Руслан Айсин, Совет рәисе урынбасары Тәбрис Яруллин, Казаннан, Мари-Эл Республикасының Бәрәңге районы, Чувашстан, Башкортостаннан килгән кыз – егетләр бар иде. Алар гимназия укучылары белән дә очраштылар.

2-4 декабрь, 2011 - Мәскәү шәһәренең Гомумбелем үсеш инновацион стратегияләре фәнни-эзләнү институты вәкилләре тарафыннан “Актанышта сәләтле балалар мәктәбе” проектын тормышка ашыру максатыннан, коллективка фәнни-методик һәм психологик ярдәм йөзеннән курслар үткәрелде.

21 нче гыйнвар, 2012 - гимназия укучылары белән Австралия татарлары арасында видеоконференция режимында сөйләшү, очрашу үткәрелде.

25 нче гыйнвар, 2012 - гимназиянең бер төркем укытучылары һәм укучылары Уфа шәһәре Рәми Гарипов исемендәге 1-нче Башкорт республика гимназия-интернатында булып кайттылар. Анда гимназия белән танышып, җитәкчеләре белән эшлекле очрашуда катнаштылар. Шулай ук делегация Рәсәй фәннәр академиясе ботаника бакчасында, Башкорт дәүләт милли музеенда булдылар.

28 нче гыйнвар, 2012 - гимназиянең укытучылары һәм укучылар үзидәрәсе Яр Чаллы шәһәренең “В.В. Давыдов исемендәге гимназия”гә очрашуга бардылар.Гимназия директоры Р.Ф.Галимҗанова алдагы уку елына планнар белән дә таныштырды.

Утырышта катнашучылар гимназиянең еллык эшчәнлегеннән, тулаем алганда, канәгать калганнарын белдерделәр, шул ук вакытта үзләренең тәкъдимнәрен дә керттеләр. КФУ ның филология һәм сәнгатъ институты директоры Р.Җамалетдинов, очрашуларның планлы рәвештә оештырылуы, чараларның укучыларның уку программасына туры китереп, эзлекле рәвештә үткәрелергә тиешлеген искәртте. Инглиз телен өйрәтүгә игътибарны арттырыга кирәк, дигән фикерләрен җиткерде. Яр-Чаллы шәһәренең 36 нчы “Золотая горка”гимназиясе директоры Ф.М.Ивлева, үз уку йортлары эшчәнлеге тәҗрибәсеннән чыгып, семинарлар, конференцияләрнең әһәмияте, балаларны аңа ныграк тартырга кирәклек хакында сөйләде: ”Бала, сәләтле бала исә, бигрәк тә,һәр нәрсәне мөстәкыйль кабул итә, тәнкыйди фикерли, үз фикерен дәлилли, бәхәсләшә белергә тиеш. Ә бу - аралашу, тәҗрибә алмашу юлы белән бара”,- диде ул. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары И.Шәрәпов, гимназиягә балаларны кабул итү критерийларын эшләп, инде хәзердән үк Актаныш “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернаты” сайтына урнаштырырга тәкъдим итте. “Яр-Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты” ректоры Ф.З.Мостафина үз чыгышында гимназиянең психолог хезмәтен булдыру зарурлыгын ассызыклады.

Шулай ук, утырышта гимназияне төзекләндерү, стилистик матурлау хакында да сүз булды. Күзәтчелек Советының киләсе утырышы июнь аена билгеләнде.


Источник: http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/121747.htm

К списку новостей