• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

3 нче санлы “Тылсым” балалар бакчасын ачу тантанасы

Опубликовано: 04.08.2015

З август көнне Актанышта 3 нче санлы “Тылсым” балалар бакчасы ачылды. Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча төзелгән һәм эшләп килүче “Бәләкәч” программасы кысаларында сафка баскан әлеге балалар бакчасы 140 урынга исәпләнгән. Актанышлыларның әлеге шатлыгын Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов та уртаклашты.

- Балалар бакчасы һәркемгә кирәк. Чөнки балаларыбыз барыбызга да бик кадерле. Балалар кайсы бакчага йөриячәк, нинди белем һәм тәрбия алачак, бу һәрбер ата-ананы кызыксындырган мәсьәлә. Республикада балалар бакчалары ачуга һәм булганнарын төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Киләчәктә дә бу юнәлештә эш алып барырбыз дибез. Ә сезнең әлеге балалар бакчасыннан һәрвакыт сабыйларның шат авазлары гына ишетелеп торсын.

Барлык заман таләпләренә туры китереп төзелгән әлеге балалар бакчасында нәниләргә белем һәм тәрбия алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Ихатасындагы уен һәм прогулка мәйданчыклары да күз явын алырлык итеп эшләнгән. Инде бик күпләр үзләренең сабыйларын әлеге бакчага йөртергә теләк белдергән.

Фоторепортаж


Источник: http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/459701.htm

К списку новостей