МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Башлангыч класс укытучыларының район семинары
Опубликовано: 12.04.201510 апрель көнне Иске Балтач башлангыч мәктәбендә “Дәрестә һәм дәрестән соңгы эшчәнлектә балаларның иҗади сәләтләрен үстерү” дигән тема астында башлангыч класс укытучыларының район семинары булды. Беренче квалификацион категорияле укытучы Юнусова Г.Г. математика фәненнән "Кушу һәм алуның язып исәпләү алымы. Өчурынлы саннарны кушу һәм алу алгоритмы" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. "Балачакны сугыш урлады" исеме астында әдәби-музыкаль кичә күрсәтелде. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе кустына караган Кыркаентүбә башлангыч мәктәбе укытучысы Зарипова Л.М. һинд сүсеннән кул эшләре ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Яңа Балтач башлангыч мәктәбе укытучысы Хөснетдинова В.Ә. "Балалар бакчасы һәм мәктәп дәвамчанлыгы " темасына, КМО җитәкчесе Газизова Д.М. "Сәләтле балалар белән эшләү" темасына чыгыш ясадылар. Башлангыч сыйныфлар методисты Имамразиева Г.Д. мониторинг буенча яңалыклар белән таныштырды. Үткәрелгән чаралар түгәрәк өстәл артында анализланды, эш тәҗрибәсе буенча һәркем үз фикере белән уртаклашты.
К списку новостей











