МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Уразай авылында - яңа җәмәгать үзәге
Опубликовано: 07.11.2011Уразай авылы белем йорты, замана җилләре шаукымы белән, төп гомум белем бирү мәктәбенә әйләнгәч тә, аның тирәсендә бәхәсләр тынмады – укучылар саны көннән - көн кими барган мәктәпне саклап калыргамы, әллә башлангыч мәктәпкә генә калдырыргамы? Авыл халкы, ата – аналар һәм район хакимияте арасында алып барылган күп санлы җитди сөйләшүләрдән соң, мәктәпне үз статусында калдырырга, ике катлы зур бинаны исә авылның җәмәгать үзәге итеп үзгәртеп корырга дигән фикергә килделәр. “Теплолюкс” ҖЧҖ әлеге карарны гамәлгә ашырды, нәтиҗәдә, 4 ноябрь көнне үз эченә авыл советы, участок инспекторы, фельдшер – акушерлык пунктлары, почта, китапханә, 85 урынлы залы белән авыл клубы, балалар бакчасы һәм мәктәпне үз эченә алган җәмәгать үзәге ишекләрен ачты.
Җәмәгать үзәген тантаналы рәвештә ачуда Республикадан килгән вәкил - ТР буенча баш федераль инспектор, генерал-майор Марсель Мәгъфурҗан улы Галимәрдәнов та катнашты.
“Уразайлылар – тырыш, эшчән халык, рухи чишмәгез киләчәктә дә саекмасын. Бу җәмәгать үзәге гел гөрләп торсын,”- дип теләкләрен җиткерде район башлыгы Э.Н.Фәттахов авыл халкына.
Уразай мәктәбендә бүген 35 укучы белем ала, балалар бакчасына 25 сабый йөри.
Источник: http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/110023.htm
К списку новостей











