• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең финалистлары билгеле булды

Опубликовано: 06.10.2014

Бүген V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесен оештыру комитеты бәйгенең финалистлары исемлеген игълан итте. Әлеге мәгълүматларга караганда бәйгедә катнашырга теләп быел барлыгы 63 гариза килгән. Бәйгедә катнашучылар исемлегенә алар арасыннан 57 интернет-проект кабул ителгән. Интернет-проектларны бәяләүдә 14 жюри әгъзасы һәм татнет эксперты катнашкан, алар бәйгенең финалына 38 интернет-проектны тәкъдим иттеләр.

Бәйгедә катнашкан иң актив татар интернетчылары Яр Чаллы шәһәрендә, Мөслим һәм Актаныш районнарында яшиләр. Шулай ук Казан шәһәре, Сарман, Лаеш, Арча, Норлат һәм Лениногорск районнары интернет-проект авторлары да бәйгебезнең финалына үттеләр. Тагын бер куанычлы хәбәр - Чувашия Республикасы Комсомольск районы Урмай авылы сайты да бәйгенең финалистлары арасында!

Финалистлар исемлеге белән Татнетны үстерү фонды (http://tat-i.net/tt) яисә бәйгенең рәсми сайтына (http://konkurs.belem.ru) кереп танышырга була.

Бәйгенең финалистларын бүләкләү тантанасы 25 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак, тантана 11.00 сәгатьтә башлана.

"Белем.ру" порталы исеменнән бәйгенең финалистларын без дә чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!


Источник: http://belem.ru/node/5572

К списку новостей