МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Казанда “IT-чемпион 2014” бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен бүләкләделәр
Опубликовано: 22.09.2014
Татарстан җитәкчелеге республикада электрон хезмәтләрдән файдаланучылар санын арттыру юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара. Бу максатка ирешүнең иң нәтиҗәле юлларының берсе - “IT-чемпион” бәйгесе. 20 сентябрьдә Казан ИТ-паркында «IT-чемпион - 2014» республикакүләм бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге конкурс беренче тапкыр 2013 елның март аенда игълан ителгән иде. Аны тулысынча тәмамлау ел ахырына кадәр дәвам итте. Конкурс нәтиҗәләре исә республика халкын һәм Татарстан җитәкчеләрен чын мәгънәсендә таң калдырды. Бәйгедә барлыгы 253 мең укучы катнашты. Алар якынча 320 меңнән артык өлкән буын вәкилен республиканың электрон хезмәтләреннән файдаланырга өйрәтте. Конкурс ярдәмендә республикада электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр саны 60 процентка артты, ә порталдагы шәхси кабинетлар саны исә ике тапкырга күбәйде.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, быелгы конкурс узган елгы бәйге белән чагыштырганда бераз аерыла. Агымдагы елда җиңүчеләргә iPad лар түгел, ә ноутбуклар бүләк иттеләр. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов сүзләренә караганда, бу – конкурста узган елда җиңү яулаган мәктәп укучылары да катнаша алсын өчен эшләнде. Беренче этап нәтиҗәләре буенча ноутбуклар һәрбер районнан иң күп балл җыйган өч укучыга тапшырылды.
Актаныш районы буенча 1 урында – Нәбиева Инзилә (Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы), 2 урында – Хамидуллин Илмаз (Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы), 3 урында – Гилмуллин Рушан (Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы). Җиңүчеләр өчен бу көнне зур бәйрәм оештырылды: төрле мастер-класслар, фәнни шоу, фристайл, аэрохоккей, x-box, теш пастасын әзерләү буенча мастер-класс һәм башка бик күп кызыклы чараларда катнашу мөмкинлеге бар иде.
Хәтерләсәгез, узган ел “IT-чемпион” бәйгесе кысаларында “Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын камилләштерү” темасына багышланган иҗади бәйге дә үткәрелгән иде. Быел исә аны “Иң актив мәктәп” номинациясе белән алыштырдылар. Бу, беренче чиратта, халык арасында электрон хезмәтләр порталын популярлаштыру эшчәнлегенә ата-аналарны гына түгел, ә укытучыларны да тарту максатын күздә тота. Декабрь аенда һәрбер районнан җиңүче дип табылган бер мәктәпне исә интерактив такта, ә республикада җиңүгә ирешкән бер мәктәпне мобиль сыйныф белән бүләкләячәкләр.
Бәйге алга таба да дәвам итә, активрак булыйк райондашлар!
P.S. Агымдагы елда Татарстан халкына электрон рәвештә 40 миллионга якын дәүләт хезмәте күрсәтергә уйлыйлар. Ә 2018 елга исә барлык хезмәтләрнең 70 проценты интернет аша башкарылырга тиеш.
К списку новостей











