• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Рөстәм Миңнеханов мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты

Опубликовано: 09.06.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия һәм Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, аларның укучылары белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, республиканың иң эре югары уку йортлары ректорлары катнашты. Очрашу Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәгендә узды.

Бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләре буенча икенче ел рәттән Татарстан мәктәп укучылары командасы Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән соң 3нче урынны алып килә.

Мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадасы дүрт турда (мәктәп, муниципаль, региональ һәм йомгаклау бөтенроссия) 21 фән буенча (инглиз теле, астрономия, биология, география, информатика, сәнгать, тарих, әдәбият, математика, алман теле, җәмгыять белеме, хокук һ.б.) уза.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан билгеләнгән баллар нигезендә республикабыз данын 26 муниципаль берәмлектән 191 укучы яклады.

Очрашуда безнең районнан Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Шәйхин Айдар укытучысы Миләүшә Магъсум кызы Абдуллина белән катнаштылар.

Фоторепортаж


Источник: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/309618.htm

К списку новостей