МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Рус теленнән халыкара олимпиада
Опубликовано: 09.06.20146 июньдә Казан Ратушасында туган теле рус теле булмаган балалар арасында рус теле буенча үткән халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Премьер-министры урынбасары − ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов башка бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты.
Актаныш районыннан түбәндәге укучылар катнашып, җиңүгә ирештеләр:
- Агълямова А.Р. – рус теле буенча халыкара олимпиадада җиңүче, Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы; iPad планшет, сувенир, чәкчәк, диск (видеоролик) белән бүләкләнгән (укытучысы - Белоусова М.И.);
- Авзалова Ю.Р. – рус теле буенча халыкара олимпиадада җиңүче, Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче мәктәбенең 8 сыйныф укучысы; iPad планшет, сувенир, чәкчәк, диск (видеоролик) белән бүләкләнгән (укытучысы - Белоусова М.И.);
- Гилаева А.А. – рус теле буенча халыкара олимпиадада призер, 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы; iPad mini, сувенир, чәкчәк, диск (видеоролик) белән бүләкләнгән (укытучысы - Ахметханова И.Х.);
- Мустафина Э.Р. – рус теле буенча халыкара олимпиадада призер, 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы; iPad mini, сувенир, чәкчәк, диск (видеоролик) белән бүләкләнгән (укытучысы - Мугтазирова А.А);
- Хакова Э.Р. - Пучы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, Универсиада эмблемасы төшкән сәгать белән бүләкләнгән (укытучысы - Акирова Г.И.);
- Шайхин А.Р. – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 10 сыйныф укучысы (чакырылган кунак, китаплар җыелмасы белән бүләкләнгән).
К списку новостей











