МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы
Опубликовано: 12.05.2014“Сәләтле балалар” программасын гамәлгә ашыру, аерым фәннәрдән сәләтле балаларны ачыклау, сәләтләрен үстерү максатыннан һәр елны фән олимпиадалары үткәрелә. Балаларны белемле, тормышка үзебез ирешә алмаган үрләрне дә яуларга сәләтле итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз. Укытучылар даирәсендә туган яңалык – алдынгы педагогик тәҗрибәне уртага салып тикшерү, һөнәри аралашуда мәктәп алдына җәмгыять һәм тормыш куйган таләпләргә яхшырак ярашу кирәклеген ачыклау нәкъ менә яшь буынга төпле һәм яхшы белем бирү ихтыяҗын билгели.
Мәгариф министрлыгының № 3543/13, № 3767/13 боерыклары нигезендә 2013-2014 нче уку елында район мәктәпләре арасында 20, зонада 1, республикада 20 фәннән олимпиадалар үткәрелеп, район олимпиадаларында 1486, зонада 16, республикада 72, рәсәйкүләм олимпиадасында - 3, халыкара фән олимпиадаларында – 5 укучы катнашты.
Бүген районның ЗАГС бүлегендә фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы уздырылды.
К списку новостей











