МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Актанышка премьер-министр килде
Опубликовано: 28.09.201127 сентябрь көнне Актаныш районында эш визиты белән ТР премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов булып киттеләр. Бу уку елыннан үз ишекләрен яңа статуста ачкан “Шәхесне гармонияле үстерүле Актаныш гимназия – интернаты” белән танышты, балалар белән очраштылар.
Мәгълүм булганча, гимназиянең 7-8 сыйныфларына комиссия тарафыннан барысы 40 бала укырга кабул ителде. Шулар арасында Азнакай, Минзәлә, Яшел Үзән районнарыннан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән, Таҗикстаннан килгән балалар бар. “Артка борылып карап, нәтиҗә ясаганнан соң, без укытучылар базасы көчле, ныклы булганда гына, гимназия тиешле югарылыка күтәрелә алачагына тагын бер кат инандык. Бу юнәлештә безгә Фәйрүзә ханым (Яр – Чаллы социаль – педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының ректоры) зур ярдәм итә,- диде район башлыгы Э.Фәттахов. Яңа укытучылар белән гимназия директоры Р.Галимьянова таныштырды.
“Гимназияне зур максатларны күздә тотып ачабыз: безнең киләчәгебез – сез – татар телен, әдәбиятын, мәдәниятын, тарихын яхшы белгән югары культуралы шәхесләр булып тәрбияләнеп чыксын өчен. Дәүләт сезгә зур ярдәм күрсәтә, тырышып укыгыз, барлык бу мөмкинлекләрнең кадерен белегез,”- дип үгет – нәсихәт бирде министр балаларга.
И.Халиков исә укучыларның проблемалары, фәннәр укытылышыннан, җиһазланыштан канәгать булу – булмаулары белән кызыксынды. “Арагызда интенетта татарча сайтларда утыручылар бармы? Нинди сайтларда аралашасыз?”- дип сорады премьер – министр, һәм, тиздән “Татар иле” дип аталган яңа сайт дөнья күрәчәген җиткерде. “Сингапурда укучылар укытучы яисә директорга сораулары булса, электрон почта аша юллыйлар, моны биредә дә гамәлгә кертеп җибәрергә кирәк”,- дип киңәшен дә бирде.
Гимназия тантаналы рәвештә 1октябрьдә ачылачак.
К списку новостей











