МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Район мәктәп китапханәчеләре семинары
Опубликовано: 20.03.201420 нче март көнне Такталачык урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Укучыларның медиа һәм информацион грамоталылыгын үстерү: заманча программалар, технологияләр” темасы астында район мәктәп китапханәчеләре семинары булып узды.
Семинарның беренче өлеше ике группага бүленеп барды:
1. 5-11 сыйныф укучылары Ахунова Сакина Харрасовна рус теле һәм әдәбияты укытучысы җитәкчелегендә бөек рус язучысы И.А. Крыловның юбилеена багышланган кичә, сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим ителде.
2. 5 нче сыйныф укучылары, Нуриева Әлфия Гависовна татар теле һәм әдәбияты укытучысы җитәкчелегендә Г.Ахуновның “Канатлы “метеор” капитаны” әсәре буенча китап укучылар конференциясе уздырылды.
Семинарның икенче өлешендә китапханәчеләр игътибарына “Музей һәм китапханә”дигән темага, “Әдәби крайны өйрәнү” түгәрәге укучыларының чыгышлары тыңланды.
Семинарның өченче өлешендә Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе Илдарова Ләйлә Фәнисовнаның 3 сыйныф укучылары өчен “Ел – педагог китапханчесе 2014” республика конкурсында күрсәткән ”Яңа китап иленә сәяхәт” библиографик дәресе күрсәтелде.
Семинарның дүртенче өлешендә: “Фәнни-эзләнү эшендә төрле чыганаклардан файдалану” темасына, укучыларның проект эшләре тыңланды, җитәкчеләре Нуриева Ә.Г., Шәемова А.М., Гильфанова А.М., Нуриев Ф.Ш., Газетдинова А.А., Исламова А.Ф.
Семинар эшен дәвам итеп:
- мәктәп китапханәчесе Нургатина Ләйлә Индусовна “Китапханә эшендә интернет-ресурслар” дигән темага чыгыш ясады.
- укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәемова Альбина Мубараковна “Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган” проект эшен яклады.
Семинар эшен йомгаклап район мәгариф бүлеге методисты Кадырова Ләйсән Рәшитовна: Такталачык мәктәбе китапхәнә эшенэ анализ ясады һәм алда торган бурычлар 2014-2015 нче уку елына Федераль, региональ дәреслекләргә заказ бирү үзенчәлекләре белән таныштырды.
К списку новостей











