МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
“Без бергә”
Опубликовано: 14.09.2024Яңа Әлем авылының “Яшелчә бакча”сында Гаилә елы кысаларында “Без бергә” дип исемләнгән бик матур гаилә бәйрәме узды. Чара мәктәп дирекциясе тарафыннан ата-аналар һәм укучылар белән берлектә оештырылды. Һәр сыйныф табын әзерләп, шуны яклады. Өстәлләр төрле темага багышланган иде: көзге муллык, милләтләр дуслыгы, татар халык ашлары, гөлбакча. Ахырдан нәтиҗәләр ясалып, урыннар чыгарылды. Җиңүче итеп “Бәхет ачкычы” (9 кл. сыйныф җитәкчесе Г.Р.Хамидуллина), “Татар яшьләре” (7 кл. сыйныф җитәкчесе Л.Ә.Сәлимҗанова) командалары билгеләнде. Укучылар, әти-әниләр һәм укытучылар халкыбызның милли уеннарын уйнап күңел ачтылар, “Беренчеләр” хәрәкәтенең флешмобын биеделәр, саф һавада ял итеп, тәмле ашлар белән сыйландылар. Әлеге чара укытучы – бала – ата-ана чылбырының нык һәм көчле булуын, Яңа Әлем мәктәбе укытучы, укучыларының һәм әти-әниләрнең бердәмлеген дәлилләде.
К списку новостей











