• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесе

Опубликовано: 25.04.2011

     Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча муниципаль районының Кушлавыч төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән "Белем.ру" порталында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесен уздырды. Җюри членнары бәйгедә катнашкан 232 эшне җентекләп тикшереп, финалга чыккан 28 эш авторын Арча муниципаль районы Кушлавыч авылына “Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесе”нең республика киңәшмәсенә чакырдылар.

     Бәйгедә безнең районнан 12 эш катнашып, 3 се финалга узды. Алар: 1."Тукай һәм музыка". Югары Яхшый мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһангирова Зәримә Әзгам кызы. 2."Тукайга - 125". Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең VII сыйныф укучысы Ильясов Риназ Радик улы (җитәкчесе: I квалификацион категорияле математика-информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы). 3."Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре". Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең IX сыйныф укучысы Әхмәтгалиева Назлыгөл Әгъзәп кызы (җитәкчесе: I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы).

     Җиһангирова Зәримә Әзгам кызы һәм Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы Бөек шагыйребезнең туган авылында булып кайттылар.

     Нәтиҗәдә безнең районнан финалга чакырылган Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең VII сыйныф укучысы Ильясов Риназ һәм Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең IX сыйныф укучысы Әхмәтгалиева Назлыгөл “1-9 сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы презентация” номинациясендә II урынга, Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһангирова Зәримә Әзгам кызы “10-11 сыйныф укучылары, укытучылар һәм 1-2 курс студентлары арасында Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы презентация” номинациясендә III урынга лаек булдылар.



К списку новостей