• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Казанда IT-чемпионнарны бүләкләделәр

Опубликовано: 01.06.2013

Татарстан IT-чемпионнары өчен бүген бәйрәм ителә торган Халыкара балаларны яклау көне иң инновацион һәм прогрессив булды. Бүген Казан IT-паркында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган республика конкурсы 1 нче этабының “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Конкурс активистлары ярдәмендә 3 айда ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 213 мең яңа шәхси кабинетлар ачылган, ә аларның гомуми саны 550 мең булган.

Тантанада катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләвенчә, республика районнарыннан катнашучы укучылар конкурста иң зур активлык күрсәткәннәр. Татарстанның төрле почмакларыннан 153 IT-чемпион iPad планшетлары белән бүләкләнде. 10 “иң актив укучы”га планшетларны Илдар Халиков тапшырды. Әлеге унлыкка безнең районның 3 иң актив катнашкан укучылары да эләкте: 1701 балл белән Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы - Илмаз Хамидуллин, 2177 балл белән Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы - Әнвәр Тимиров һәм 2301 балл белән шушы ук мәктәпнең 1 сыйныф укучысы - Илзидә Шәрипова.

“Бүген IT-паркта быел мартта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә эшләтеп җибәрелгән конкурсның 1 нче этабына нәтиҗәләр ясалды. Барлыгы 3 этап, ә конкурс 2013 нче елның ахырына кадәр дәвам итәчәк. Шуңа күрә конкурста катнашып, җиңүче булмаганнар киләсе этапларда катнашып карый ала. 1 нче этапта тупланган балларны конкурсның башка кыйммәтле бүләкләренә дә алыштырырга була. Аларның исемлеге “ТРда электрон мәгариф” порталындагы конкурсның махсус битендә бар”, - дип билгеләде ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

“IT-чемпион” республика конкурсының 1 нче этабында, “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә 216дан артык укучы катнашты. Аларның логиннары дәүләт хезмәтләре порталында 250 мең шәхси кабинетта сакланган.

Республиканың һәр муниципаль районыннан 3 иң актив укучы җиңүче булды”, - дип хәбәр итте ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов.

Республикада иң югары баллар буенча 1 урында - Чүпрәле районыннан 7 нче сыйныф укучысы Айваз Закиров (2918 балл), 2 урында - Саба районыннан 5 нче сыйныф укучысы Алисә Котдусова (2631) һәм 3 урында - Актаныш районыннан 1 нче сыйныф укучысы Илзидә Шәрипова (2301) лидер булдылар.

Конкурста Актаныш, Саба, Нурлат, Әтнә, Мөслим, Теләче, Чистай, Кукмара, Питрәч һәм Балтач районнары укучылары иң актив катнашкан. Андрей Поминов әлеге районнарның мәгариф бүлеге башлыкларына рәхмәт хатларын тапшырды.

Яшь чемпионнар өчен iBand» төркеме һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңүче Алиса Суетина чыгыш ясады. Шулай ук башка күп төрле кызыклы чаралар, уеннар уздырылды.

Бүләкләү тантанасыннан фотоларны түбәндәге сылтамалар буенча карый аласыз:

Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайты

It-park сайты



К списку новостей