• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

"Сандугач" балалар бакчасы

Опубликовано: 20.11.2018

Бүген Пучы авыл җирлегендә урнашкан “Сандугач” балалар бакчасы рәсми төстә ачылып, нәниләрне кабул итте.

 

 Районның мәгариф тармагы өчен зур әһәмияткә ия чарага мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләре дә чакырулы иде. Балалар бакчасының беренче нигез ташы 2017 елның сентябрь аенда салынган булса, бер ел эчендә ул җирлек халкын сөендерерлек мәһабәт бинага әверелде. 120 балага ныкты тәрбия һәм мәктәпкәчә белем бирергә сәләтле бакчаны Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге ПМК оешмасы сафка бастырды. Узган гасырның 80нче елларында ук төзелгән иске балалар бакчасына алмаш булып калыккан“Сандугач”ка Республика бюджетыннан 93 млн. акча бүлеп бирелгән.  

Пучы җирлеге генә түгел, күрше-тирә авыллар да зарыгып көткән балалар бакчасының тантаналы ачылышына махсус кунак - Татарстанның Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килгән иде.  Рафис Тимерхан улы  “Сандугач” балалар бакчасына 100 000 сумлык сертификат тапшырды. Район башлыгы Э.Н.Фәттахов Пучы авыл җирлегенә ямь биреп торучы балачак илен  XXI балалар бакчасы дип атады. Мондый бинаның Актаныш районында бердән-бер булуын да искәртте ул. Бүген “Сандугач” балалар бакчасына 90нан артык сабый йөри. Әти-әниләр балаларын Түке, Зөбәер кебек күрше авыллардан да бик теләп китерәләр бирегә. Пучы авыл җирлегенең яңа балалар бакчасында якын киләчәктә нәниләр тагын да артыр дигән өметтә калабыз. Республика, район җитәкчелеге безнең газизләребезнең балачаклары бәхетле үтсен өчен кулыннан килгәнчә тырыша. Шуның кадерен белеп, тудырылган мөмкинлекләрдән тиешенчә файдаланып, аларның бәрәкәтен күреп яшәсәк иде! 



К списку новостей