• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Бүген актанышлылар "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясенә кушылды

Опубликовано: 22.02.2018

Бүген актанышлылар "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Бу көнне Актаныш районы укучыларының ата-аналары да балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрделәр.

Акциянең максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру иде. Имтихан язуга 30 минут вакыт бирелде. Аларның имтихан эшләрен район мәгариф идарәсендә тикшерәчәкләр. Нәтиҗәләр югарыга җибәрелми. Теләге булган әти-әниләр үз нәтиҗәләрен район мәгариф идарәсеннән белә алачак.

БДИның Актаныш районы буенча муниципаль координаторы Юлия Амерзьянова әлеге акциянең әһәмияте хакында әйтеп үтте.

– Бөтенрәсәй акциясе барлык регионнарда да, районнарда да үткәрелә. Әлеге акция ни өчен кирәк соң, дигән сорау бирер күпләр. Күп очракта әти-әниләр балаларының имтихан бирү пунктында үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен белми. Металл детектор аша узу, аудиторияләрдә видеокамера астында утыру балага нык стресс ясый, дип исәпли алар. Югыйсә, хәзерге заманда без еш кына металл детектор аша узабыз. Күп урыннарда видеокамералар тора. Аларда яшьләр стресс кичерми. Шуның өчен без әти-әниләрне детектор аша уздырып, аудиториядә видеокамера астында имтихан бирдереп карыйбыз. Аларга контроль-исәп берәмлекләре дә бирәбез.

Сүз уңаеннан, быел Актаныш районында барлыгы 96 унберенче сыйныф укучысы БДИ тапшырачак. 


Источник: http://aktanysh-rt.ru/tt/the-news-tat/item/8920-aktanyishta-ata-analar-bdi-tapshyirdyi-%20-fotootchyot.html

К списку новостей