МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Башлангыч класс укытучыларының район семинары
Опубликовано: 06.10.20175 нче октябрьдә, Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә, башлангыч класс укытучыларының “Сыйфатлы белем бирүдә балалар бакчасы һәм мәктәптә дәвамчанлык эшчәнлеге” дигән темага район семинары үтте, анда 35 башлангыч класс укытучысы катнашты.
Семинарда, балалар бакчасында “Ел фасылы – көз” темасына сөйләм телен үстерү шөгыле (тәрбияче Габдуллина Ф.М.), 2 нче класста математикадан “Ныгыту. Мәсьәләләр чишү” темасына ачык дәрес (башлангыч класс укытучысы Габдрахманова Г.Р.), 5нче класста географиядән “Борынгы чорлар һәм урта гасырларның географик ачышлары” темасына (география укытучысы Шәйхетдинова Л.Х.) ачык дәресләр күрсәтелде. Дәресләргә үзанализ һәм анализ ясалды.
Семинар кысаларында “Йөрәк тулы зәңгәр моңнарым” темасына, язучы Әлфия Ситдыйкова һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире Факил Сафин белән эчтәлекле очрашу оештырылды. Башлангыч класс укытучысы Фазлиева И.А. аларның иҗаты белән таныштырды, укучылар шигырьләрен сөйләде. Язучылар үзләренең шигырьләрен укыдылар, башлангыч класс укучыларын, семинарда катнашучыларны “Көмеш кыңгырау” газетасы белән таныштырдылар һәм газетага язылырга чакырдылар.
Район мәгариф идарәсенең башлангыч класслар методисты Имамразыева Г.Д. мәгарифтәге яңалыклар белән таныштырды. Башлангыч класс укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
К списку новостей











