• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

“Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге”н тапшыру тантанасы

Опубликовано: 21.09.2017

Моннан дүрт ел элек мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге“ дип аталган яңа проект старт алган иде. Проект Татарстан Президенты Аппараты, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Әлеге проектның аудиториясе елдан-ел киңәя бара. Көндәлек укучыларга республикабызның тарихи-истәлекле урыннары, музей-күргәзмәләре белән якынрак танышырга ярдәм итә. Алар сыйныфташлары, әти-әниләре, әби-бабайлары белән музей, театр, китапханә, концерт залларына йөриләр, тарихи урыннарга сәяхәт итәләр.

15 нче сентябрь көнне Туган як музеенда аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче Актаныш урта гомуми мәктәбенең 1б сыйныфы укучылары өчен “Мәдәниятле кеше-әдәпле кеше” темасы астында Мәдәният дәресе үткәрелде. Музей җитәкчесе Әһлетдинов Мирсил Мәгыйс улы балаларны Татарстан мәдәнияте, Актаныш районының тарихы, мәдәнияте, халкыбызның тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды. Сыйныф җитәкчесе Хафизова Зифа Зөфәрҗан кызы “Мәдәниятле кеше-әдәпле кеше” темасы астында сыйныф сәгате үткәрде. Мәктәп китапханәчесе Хамидуллина Гөлназ Раффак кызы укучыларга “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге”н тантаналы төстә тапшырды. Мәгариф идарәсенең башлангыч класс укытучыларының методисты Имамразыева Гөлназа Дәүрән кызы укучыларга көндәлекнең республикабызның, районыбызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәкеч, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәге турында сөйләде.



К списку новостей