• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Сәфәр мәктәбендә мәктәп директорларының семинар-киңәшмәсе уздырылды

Опубликовано: 17.12.2016

16 декабрь көнне Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Хәзерге заман дәресе. Эштә нәтиҗәле алымнар куллану, педагогларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, укучыларда фәннәргә уңай мотив формалаштыруны ачыклау” темасына мәктәп директорларының семинар-киңәшмәсе булып узды.

Семинар вакытында мәктәп укытучылары түбәндәге темаларга ачык дәресләр күрсәтте:
• 2 нче класста инглиз теле дәресе “Моя любимая еда” - А.М.Ахметшарипова, I кв. категорияле укытучы.
• 4 класста татар теле дәресе “Үткән заман хикәя фигыль” - Г.Т.Гыйлмуллина, I кв. категорияле укытучы.
• 5 нче класта тарих дәресе “Кытай акыл иясе Конфуций өйрәтүләре” - Л.Җ.Закирова, I кв. категорияле укытучы.
• 6 нчы класста рус теле дәресе “Что такое причастие” - Ч.Р.Марданова, югары кв.категорияле укытучы.
• 7 нче класста музыка дәресе “Н.Җиһанов иҗатында батырлык темасы” - И.К.Төхбәгалиева, I кв. категорияле укытучы.
• 8 нче класста физика дәресе “Атом төзелеше” - Ә.Ә. Нургалиев, I кв.категорияле укытучы.
• 9 нчы класста татар теле дәресе “Тиңдәшле кисәкләре, гомумиләштерүче сүзләре булган җөмләләрдә тыныш билгеләре” - Л.Ш.Нурлыгаянова, I кв. категорияле укытучы.

Дәресләрдән соң укытучыларның дәрескә үзанализы тыңданды һәм директорлар тарафыннан анализлар ясалды.

Соңыннан югары квалификацион категорияле география-биология укытучысы И.Ш.Салихов укытуның актив методларын кулланып “Кеше – табигать могҗизасы” темасына мастер класс күрсәтте.

Рус теле укытучысы Ч.Р.Марданова дәрескә үрнәк үзанализ белән таныштырды.

Сәфәр урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ч.З.Гыйлмуллина “Хәзерге заман дәресенә (ФДББС) анализ” темасына чыгыш ясап, ФДББС дәресенә анализ ясады.

Мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшчәнлек буенча урынбасары Р.А.Имамова чыгышында “ФДББС ны тормышка ашыруда хәзерге заман дәресенә таләпләр” белән таныштырды.

“ФДББС шартларында дәрес структурасы.Рефлексия” турында Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Р.З.Салахов сөйләде.

Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры А.Х.Магданов “Педагогик коллективның профессиональ үсеше” белән таныштырды.

Мәгариф идарәсе методисты И.И.Шарипов мәктәп директорлары белән педагогик кейслар чемпионаты уздырды. Соңыннан Plickers социаль сервисын кулланып мәктәп директорларыннан ФДББС буенча тест алынды. 

Киңәшмәгә килгән методистлар БДИ һәм ТДИдан сынап карау нәтиҗәләре белән таныштырдылар һәм анализлар ясадылар.

“Укучыларны төп дәүләт имтиханына әзерләүнең сыйфатын күтәрү методлары” темасы буенча Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Р.Ф.Ямиев үз фикерләрен уртаклашты.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Р.Вахитов алда торган яңалыклар, эшләнәсе эшләр турында әйтеп узды.

Районның мәктәп директорларының семинар-киңәшмәсе тиешле дәрәҗәдә бик эшлекле булды.



К списку новостей