• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Арчада республикакүләм семинар

Опубликовано: 18.11.2016

17 ноябрь көнне Арча шәһәренең 2 нче мәктәбе базасында "Информатизация образования как фактор повышения качества предоставления образовательных услуг" дигән темага эшлекле семинар узды. Әлеге чарада Мәгарифне үстерү институтының заманча белем бирү технологияләре кафедрасы өлкән укытучысы Анна Анатльевна Рябова, Арча, Актаныш, Саба, Балык Бистәсе, Мөслим районнарының мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча методистлары һәм укытучылары катнашты. Семинарда безнең районнан мәгариф идарәсенең мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча методисты җитәкчелегендә Аккүз мәктәбенең информатика укытучысы Дилүс Шәвәлиев, Байсар мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльвира Сунгатуллина, Киров мәктәбенең тарих укытучысы Гүзәл Магданова һәм Пучы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйсән Губайдуллина катнашты.

Мәгарифне үстерү институтының заманча белем бирү технологияләре кафедрасы өлкән укытучысы А.А.Рябова, Арча "Мәгариф идарәсе" җитәкчесе З.М.Дәүләтбаев катнашындагы киңәшмәгә килүчеләрне мәктәп фойесында ук Арча укучылар сарае, Шушмабаш, Урта Пошалым мәктәпләрендә әзерләнгән техник җиһазлар күргәзмәсе каршы алды...

Актлар залында "Арча Лазер-шоу" төркеме демонстрациясе белән башланып киткән сәламләү кичәсен укучылар иҗаты, мәктәп директоры Г.Г.Гыйниятуллинаның сәламләү сүзләре дәвам итте. Кадетлар, барабанчы кызлар чыгышы белән беррәттән А.А.Рябова һәм З.М.Дәүләтбаевның кунакларга әйтер сүзләре күп иде...

Семинар ачылышыннан соң 4 төркемдә мастер-класс, ачык дәресләр күрсәтелде. Аларны Түбән Мәтәскә мәктәбеннән И.З.Гыйбадуллин "Заманча Plickers сервисын дәресләрдә куллану", Арчаның 2 нче мәктәбеннән Г.И.Гыйниятуллина "Литература дәресләрендә Lecture Rasing тест системасын кулланып укучыларның белемнәрен тикшерү", Н.Ф.Прыткова "Җәмгыять белеме дәресләрендә Smart тактасы мөмкинлекләрен куллану" темаларына һәм Арчаның 1 нче мәктәбеннән Т.Г.Замалиева һәм Г.Ф.Самиева "Мәктәпкә шатланып барабыз" интерактив программалар җыентыгын куллануны тәкъдим иттеләр.

Семинар барышында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Арча районы уздырган республикакүләм "Мультимедийный мир" конкурсының нәтиҗәләре белән дә таныштырдылар. Актаныш районыннан әлеге конкурска 10нан артык эш килгән.

Конкурста җиңүчеләр дә бар:
-“Мультимедийные наглядно-дидактические материалы и пособия для подготовки к ГИА” номинациясендә 3 урын – Шәвәлиев Д.М. (Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы);
-“Мультимедийные наглядно-дидактические материалы и пособия для уроков в 5-11 классах” номинациясендә 2 урын – Магданова Г.Х. (Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы);
-“Мультимедийные наглядно-дидактические материалы и пособия для уроков в 5-11 классах” номинациясендә 3 урын – Варина Г.С. (Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы);
-“Мультимедийные наглядно-дидактические материалы и пособия для уроков в 5-11 классах” номинациясендә 3 урын – Хайретдинов А.Р. (Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы);
-“Мультимедийные наглядно-дидактические материалы и пособия для педагогов ДОУ” номинациясендә 1 урын – Шәрипова Э.Р. (Актаныш гомуми үсеш бирүче 4 нче балалар бакчасы тәрбиячесе).

Әлеге җиңүчеләр диплом, ә калган катнашучылар сертификат белән бүләкләнде.

Ахырдан һәр районның мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча методистлары чыгышлары тыңланды, барлык катнашучылар да түгәрәк өстәл артында фикерләр алышты, планнар билгеләнде, бурычлар куелды.



К списку новостей