МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Химия-биология укытучыларының район семинары
Опубликовано: 28.10.201625 октябрь көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә “ФГОСка күчү шартларында химия һәм биология укытуда инновацион методлар” темасы буенча химия – биология укытучыларының район семинары үтте. Семинар барышында башлангыч класс укытучысы Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы 1 нче класста әйләнә – тирә дөнья фәненнән (“ Нәрсә ул җәнлекләр?”), Хәбиров Газинур Әнҗәп улы 5 нче класста биология фәненнән (“Күзәнәк төзелеше”) ачык дәрес күрсәттеләр. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы “Җиһан буйлап алтын көз атлый” темасы буенча укучылар белән “Уңыш бәйрәме” үткәрде. Ачык дәресләр һәм чара уңай яктан бәяләнде. Соңыннан киңәшмә укытучыларның методик чыгышлары белән эшлекле дәвам итте. Район мәгариф бүлеге методисты Әхмәтгалиева Зөлфия Вил кызы алда торган бурычлар белән таныштырды.
Источник: https://edu.tatar.ru/aktanysh/tlyakeevo/sch/read-news/1228592
К списку новостей











