МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Бөтенроссия туган тел укытучылары форумы
Опубликовано: 25.04.2012Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы планы һәм боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының Тарихи-мәдәни мирасы елы уңаеннан, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Тататарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республиканың гомуми урта белем мәктәпләрендә, урта һөнәри һәм югары уку йортларында татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү, иҗади эшләүче укытучыларның һәм сәләтле укучыларның хезмәтләрен бәяләү, татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, аларның ролен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм тарату максатынннан 24 апрель көнне К.Тинчурин театрында Бөтенроссия туган тел укытучылары форумы уздырылды. Әлеге форум кысаларында төрле бәйгеләрдә җиңеп чыккан һәм югары күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы укытучыларны һәм укучыларны бүләкләү, төрле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышулар каралды.
Бу форумда МБУ “Информацион – методик үзәк”нең милли мәсьәләләр буенча методисты Хәкимова Зимфира Зөфәк кызы, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Тәнзилә Мөхәммәтгатуф кызы, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Миңнефәния Зөлфәт кызы һәм төрле бәйгеләрдә җиңеп чыккан Актаныш 1 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 класс укучысы Фарсыева Гүзәл, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернатының 8 класс укучысы Шайхин Айдар катнашты.
Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Тәнзилә Мөхәммәтгатуф кызы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Россиякүләм “Мастер - класс” бәгесендә җиңүче булды. Мәгариф министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук Фарсыева Гүзәлгә һәм Шайхин Айдарга сертификатлар тапшырылды.
К списку новостей











