МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
II Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесе
Опубликовано: 29.03.2016II Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесе Интернет челтәренең татар сегментында (Татнетта) мәгълүмати технологияләр юнәлешендә сәләтле балаларны берләштерү һәм алар белән эшләү, аларны “Белем җәүһәрләре” һ.б. дәрәҗәле интернет-проектлар бәйгеләренә әзерләү максатыннан чыгып үткәрелә һәм түбәндәге бурычларны күз алдында тота:
- укучыларда Интернет челтәренең татар сегментын һәм Интернет челтәрендә татар телен файдалануга карата кызыксыну уяту;
- заманча технологияләрне, интернет-проектлар ясау нигезләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле татар балаларының санын арттыру, аларны таныту, башкаларга үрнәк итеп кую.
Бәйге Татнетны үстерү фонды (http://tat-i.net), ТР Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе һәм ТР «ТИСБИ» идарә университеты» дәүләти булмаган югары профессиональ белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалы тарафыннан оештырыла.
Бәйге барышында башка оешмалар да оештыру комитеты составына керергә, бәйгенең партнеры яисә иганәчесе булырга мөмкин.
Бәйгене үткәрү тәртибе һәм этаплары (2015/16 уку елы)
I этап. Гаризалар кабул итү: 22 гыйнвар – 31 март
II этап. Җиңүчеләрне билгеләү: 01 – 10 апрель
III этап. Җиңүчеләрне бүләкләү: 23 апрель
Бәйгедә гамәлдә булып эшләп килүче сайты белән I - IX сыйныф укучылары – сайт авторлары катнаша ала. Бәйгедә катнашу өчен гариза электрон формада тутырылып tisbi-chelny@mail.ru электрон адресына җибәрелә.
Бәйгенең 2016 елда иганәчеләре:
"Таттелеком" компаниясе;
"Әкият" курчак театры;
Татмедианың балалар һәм яшүсмерләр өчен басмалары.
Бәйге турында тулы мәгълүмат алу һәм гаризаны тутырып юллау өчен Нигезләмә белән танышыгыз.
К списку новостей











