МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Глава ёлкасы 24.12.2023

2023 елның 24 декабрендә Актаныш муниципаль районы башлыгының «Чыршы бәйрәме» үткәрелде. Чарага мәктәп тормышының барлык өлкәләрендә дә үзләрен актив күрсәткән укучылар чакырылган иде. Зарипов Л.Р. балаларга уңышлар, яңа җиңүләр, иң югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. Бу чарада безнең мәктәптән 8 сыйныф укучысы Маликов Искандер катнашты.
24 декабря 2023 года была проведена елка Главы Актанышского муниципального района. На мероприятие были приглашены учащиеся, активно проявившие себя во всех сферах жизни школы. В своем поздравлении Зарипов Л.Р. пожелал ребятам успехов во всех сферах деятельности, новых побед, самореализации, достижения наивысших результатов и вручил каждому юному дарованию памятные подарки. В этом мероприятии из нашей школы участвовала ученица 8 класса Маликов Искандер.
-
Район мәдәният йортында Актаныш районы Башлыгы Чыршы бәйрәме узды/ В районном Доме культуры прошла елка Главы Актанышского района 24.12.2023

24 декабрь көнне, район мәдәният йортында Актаныш районы башлыгы чыршысы узды. Уку алдынгылары өчен оештырылган район чыршысында безнең мәктәпнең 2 укучысы катнашты. Алар 9 нчы сыйныф укучылары Нияз Сәлахов, Рузилә Исламова. "Бүген бу залда безнең иң яхшы укучыларыбыз, иҗади балаларыбыз, спортчылар җыелды". Мин барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм һәм киләсе ел да сезнең өчен иҗатта, спортта, укуда уңышлы булуын телим, - диде район башлыгы Ленар Зарипов. Ул балаларга яңа уңышлар, яңа җиңүләр, югары нәтиҗәләр теләде. Балалар кызыклы яңа ел тамашасы карадылр. Шулай ук балаларга Яңа ел бүләкләре дә тапшырылды. Барлык укучылар өчен дә бәйрәм Яңа ел сюрпризы булды, һәм, әлбәттә, киләсе ел дәвамында яңа тәэсирләр, күтәренкелек, энергия алу өчен тагын бер мөмкинлек тә иде ул.
24 декабря в районном доме культуры прошла елка Главы Актанышского района. В районной елке, организованной для отличников учебы, приняли участие 2 ученика нашей школы. Это ученики 9 класса Нияз Салахов, Рузиля Исламова. «Сегодня в этом зале собрались наши лучшие ученики, творческие дети, спортсмены». Я поздравляю всех вас с наступающим Новым годом и желаю, чтобы следующий год был для вас наполнен успехами в творчестве, спорте, учебе - сказал глава района Ленар Зарипов. Он пожелал ребятам успехов, новых побед, высоких результатов. Для детей была подготовлена интересная новогодняя постановка. Также детям вручили новогодние подарки. Для всех ребят праздник стал новогодним сюрпризом и, конечно, еще одной возможностью получить новые впечатления, заряд бодрости и энергии на весь предстоящий год.
-
Региональная акция «Всё решают только знания: разберем со специалистом!» для выпускников 9 и 11 классов 23.12.2023

23 декабря 2023 года в Актанышском муниципальном районе прошла региональная акция «Всё решают только знания: разберем со специалистом!» для выпускников 9 и 11 классов, в которой приняли участие 91 человек. Цель данной акции была не только познакомить выпускников 9 и 11 классов с основными особенностями проведения государственной итоговой аттестации в форме ОГЭ и ЕГЭ, но и попробовать свои силы в решении задач, проанализировать вместе с педагогами полученные результаты в ходе решения демонстрационной версии контрольно-измерительных материалов по предмету «Математика». Особенность Акции: в качестве организаторов Акции при проведении тренировочного экзамена были привлечены учащиеся 8 и 10 классов на роли помощников организатора в аудитории, организатора вне аудитории, общественного наблюдателя.
#образованиетатарстан #ГИА2024 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2024 #готовимсявместерт #готовимсякГИА
-
Мәктәбем – белем учагы / Школа – очаг знаний 22.12.2023

2023 нче ел Россиядә укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә күп төрле чаралар уздырылды. Ел башында “Укытучы - остаз” елын ачу тантанасы уздырган идек. Узган атнада елны йомгаклауга багышланган бәйрәм кичәсе уздырдык. Мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган укучылар - хәзерге укытучы – остазлар кунакка чакырылды. Алар үзләренең истәлекләре белән аралаштылар. Укучылар, кунаклар үзләренең концерт номерларын бүләк иттеләр. Очрашу бик күңелле үтте.
2023 год объявлен в России Годом учителя и наставника. В связи этим в течении года в Чалманаратской ООШ проводилось различные мероприятия. В начале года мы с большим размахом провели церемонию открытия Года учителя-наставника. В прошлой неделе мы провели праздничный вечер, посвящённый подведению итогов года. В гости были приглашены выпускники школ разных лет, нынешние наставники учителей. Они общались своими воспоминаниями. Ученики, гости подарили свои концертные номера. Встреча прошла очень теплой и весёлой.
-
“Татар халкының милли бизәкләре” темасына класс сәгатьләре / Классные часы на тему “Национальные узоры татарского народа” 21.12.2023

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч классларда “Татар халкының милли бизәкләре” темасына класс сәгатьләре үткәрелде. Укучылар бизәк төрләре белән таныштылар һәм үзләре татар орнаментларын ясап карадылар.
В рамках Года национальных культур и традиций в начальных классах МБОУ “Аккузовская ООШ” были проведены классные часы на тему “Национальные узоры татарского народа”. Учащиеся ознакомились с видами узоров и сами попробовали изготовить татарские орнаменты.
-
Ленар Зарипов быелгы «Ел укытучысы» бәйгесе финалистлары белән әңгәмә корды 21.12.2023

Ленар Зарипов быелгы «Ел укытучысы» бәйгесе финалистлары белән әңгәмә корды. Әңгәмә барышында укытучыларның фикерләү дәрәҗәсе, интеллекты, тәҗрибәсе, аудиториядәгеләрне үз фикеренә инандыра белүе нык күренде. Оештыручыларга әлеге сынауны конкурс кысаларына кертүләре өчен "Афәрин!" диябез. Нәкъ менә сәгатьтән артык вакыт эчендә бик күпләр үләренең педагогик сәләтен күрсәтте. Кемнең ничек сулавы, балалар, коллегалары, ата-аналар белән аралаша белүе, яңалыклардан курыкмавы, башкалар белән хезмәттәшлеккә омтылышы чагылды.
-
Методик эшкәртмәләр республика конкурсы / Республиканский конкурс методических разработок 19.12.2023

"Гомуми белем бирү оешмасында ФДББС ны практик тормышка ашыру: дәрес һәм турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге" республика методик эшкәртмәләр конкурсында “Башлангыч гомуми белем” номинациясендә Иске Кормаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Газизова Д.М. 3 нче урынны яулады. Җиңү белән котлыйбыз.
В республиканском конкурсе методических разработок "Практическая реализация ФГОС в общеобразовательной организации: Урок и непосредственная образовательная деятельность" в номинации “Начальное общее образование" учитель начальных классов МБОУ "Старокурмашевская ООШ" Газизова Д.М. заняла 3 место. Поздравляем победой.
-
«Белем җәүһәрләре - 2023» XIV Бөтендөнья файдалы татар интернет- проектлар бәйгесе / XIV всемирный конкурс полезных татарских интернет - проектов «Белем җәүһәрләре - 2023» 18.12.2023

2023 нче елның 18 декабрь көнне Казан шәһәре IT-парк бинасының «Казан» залында «Белем җәүһәрләре - 2023» XIV Бөтендөнья файдалы татар интернет- проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе сайты «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе платформасында (edu.tatar.ru) иң яхшы белем бирү учреждениесе сайты» номинациясендә III урын алды. Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика - информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы «Мәгариф, фән һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр шәхси интернет-проект» номинациясендә III урын алды. Дилүс Мирзасалих улы укучылары белән төзегән «Туган авылым минем – Аккүзем» сайты «Мәдәният, туризм, милләт һәм милләтләр дуслыгы өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә II урын алды. Аккүз мәктәбе директоры Җәмилов Ринат Флүн улы, математика - информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы җиңүче дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
18 декабря 2023 года в зале «Казань» здания казанского IT-парка прошла церемония чествования победителей XIV Всемирного конкурса полезных татарских интернет - проектов «Белем җәүһәрләре - 2023». Сайт МБОУ «Аккузовская ООШ» на платформе электронного образования Республики Татарстан» (edu.tatar.ru) занял III место в номинации «Лучший сайт образовательного учреждения». Учитель математики и информатики МБОУ «Аккузовская ООШ» Шавалиев Дилус Мирзасалихович занял III место в номинации «Самый полезный и популярный персональный интернет - проект в сфере образования, науки и национального воспитания». Сайт «Родное село мое - Аккуз», созданный Дилюсом Мирзасалиховичем с учениками, занял II место в номинации «Самый полезный и популярный интернет-проект в сфере культуры, туризма, дружбы народов». Директор МБОУ «Аккузовская ООШ» Зямилов Ринат Флунович, учитель математики и информатики Шавалиев Дилус Мирзасалихович награждены дипломами победителя и ценными подарками.
-
Технология укытучылары киңәшмәсе 18.12.2023

Технология укытучыларының чираттагы семинар-киңәшмәсе Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Районда гына түгел, республика күләм җиңүләре белән данлыклы мәктәпнең һәр почмагыннан миллилек бөркелә. Укытучылар эшчәнлекне мәктәп музее белән танышудан башлады. Укучылар кыска һәм аңлаешлы итеп җирлекнең күренекле кешеләре, авыл атамалары, тупланган материалларга күзәтү ясадылар. Мәктәпнең эшчәнлеген чагылдырган видеоязма да, укучыларның сәнгатьле итеп шигырь укулары, технология фәненнән районда җиңү яулаган укучыларның проект яклаулары – һәммәсе тырышлык, бергәләп эшләү нәтиҗәсе ул. Семинарның темасы: "Укытучының функциональ грамоталылыгы- укучыларның грамоталылыгы үсеше нигезе”. Укытучылар технология дәресләрендә функциональ грамоталылык үсешен формалаштыруны мисаллар белән дәлилләделәр, авырлыклар, проблемаларны чишү юлларын эзләделәр. Якынлашып килүче Яңа ел табынына – “Мастер класслар” белән бүлештеләр.
-
Күңелләргә җылы өләшик / Тепло души 18.12.2023

2023 ел Рәсәй күләмендә укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Бу уңайдан ел дәвамында Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә күп төрле чаралар үткәрелде. Ел башында Укытучы - остаз елын ачу тантанасын бик зурлап үткәргән идек. Вакыт сизелми дә узды да китте. 18 декабрь көнне лаеклы ялдагы укытучы - остазларыбызны җыеп әлеге елны йомгаклауга багышлап бик матур бәйрәм кичәсе үткәрдек. Кичәбез матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Остазларыбызның һәммәсенә сүз бирелде. Алар үзләре эшләгән чорлар турында баларга сөйләделәр, төпле киңәшләрен бирделәр, изге теләкләрен, мәктәпкә карата рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лилия Хәниф кызы тарафыннан эшләнгән видеода мәктәпнең үткәне һәм хәзерге эшчәнлеге тирән эчтәлекле чагылыш тапкан. Ул һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм барышында балалар һәм өлкән буын остазларыбыз арасында җылы аралашу булды.
Мәктәп директоры Рания Сәгыйть кызы мондый чараларның дәвамлы булуын теләде. ”Остазларыбызга карата укытучы - остаз елында гына түгел, һәрдаим кайгыртучанлык һәм игътибар булсын иде” - диде үз чыгышында. Бәйрәм кичәсен укытучыларыбыз Әхмәдуллина Рәзинә Зиннур кызы, Мәгъдәнурова Гөлназ Фаиз кызы оештырды. Мәдәният хезмәткәре, тынгысыз җанлы Фәнәвис Ахунов кичәбезне гармун моңнарына күмде. Әлеге чара күңелләргә җылылык бүләк итте. Остазларыбызга бары тик исәнлек - саулык, җан тынычлыгы телибез. Күңелле чараларда күп тапкырлар очрашырга язсын иде әле.2023 год объявлен в России Годом учителя и наставника. В связи с этим в течение года в Кузякинской ООШ проводились различные мероприятия. В начале года мы с большим размахом провели церемонию открытия Года учителя-наставника. Время прошло незаметно. 18 декабря мы собрали учителей - наставников, находящихся на заслуженном отдыхе, и провели замечательный праздничный вечер, посвященный подведению итогов этого года. Вечер сопровождался красивыми песнями, стихами, зажигательными танцами. Слово было дано всем нашим наставникам. Они рассказали ребятам о тех временах, в которых они работали, дали дельные советы, выразили добрые пожелания и признательность школе. Видео, подготовленное учителем истории и обществознания Лилией Ханифовной, содержательно отражает прошлое и настоящее деятельности школы. Он всем пришелся по душе. В ходе праздника состоялось теплое общение детей и наставников старшего поколения.
Директор школы Рания Сагитовна пожелала продолжения подобных мероприятий. ” Хотелось бы, чтобы к нашим наставникам проявлялась постоянная забота и внимание не только в год учителя - наставника", - сказала она в своем выступлении.
Праздничный вечер организовали наши учителя Ахмадуллина Разина Зиннуровна, Магданурова Гульназ Файзовна. Работник культуры Фанавис Ахунов наполнил наш вечер мелодиями гармони. Мероприятие подарило душевное тепло. Желаем нашим наставникам только крепкого здоровья, душевного спокойствия.











