МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
22 апреля на полигоне танкового училища Казани прошли учебные стрельбы для юношей 10-х классов Актанышского муниципального района 23.04.2025

22 апреля на полигоне танкового училища Казани прошли учебные стрельбы для юношей 10-х классов Актанышского муниципального района. Преподаватели ОБЗР на своих уроках заранее проинструктировали школьников о мерах безопасности при обращении с оружием при проведении стрельб.Старшеклассники продемонстрировали знание материальной части стрелкового оружия, отработали нормативы по огневой подготовке во время проведения стрельб.Каждому школьнику курсант-танкист помог облачиться в бронежилет и каску, объяснил, как правильно держать оружие. При команде старшеклассники стреляли из положения лежа в мишени на расстоянии 100метров. Стрельбы проводятся в рамках патриотического воспитания.
-
Сәләткә нур булган йолдызлар 22.04.2025

Казан шәһәрендә уздырылган Флүс Латыйфи исемендәге ачык әдәби конкурста «Публицистика» номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Әминова Чулпан 2 нче урын яулады. Чулпанга киләчәктә дә уңышлар! Җитәкчесе: Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы. Ученица 8 класса Аминова Чулпан заняла 2-е место в номинации «Публицистика» на открытом литературном конкурсе имени Флюса Латифи в г. Казани. Успехов ей и впредь! Руководитель: Хабирова Майсара Фаисовна.
-
Татар кызы -2025 бәйгесе/ Конкурс "Татар кызы -2025" 19.04.2025

«Татар кызы» — матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйгесе. Төп максаты — татар кызларының күркәм сыйфатларын һәм осталыгын күрсәтү, татар халкының гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү. Әлеге бәйге районыбыз мәктәпләре арасында 14 апрель көнне узып, мәктәбебез данын Әдилә Арсланова яклады. Әдилә 3 урынга лаек дип табылып, мәктәбебезгә җиңү алып кайтты. Җитәкчесе Инзилә Кирамова. Котлыйбыз! Алга таба да җиңүләр телибез!
Конкурс "Татар кызы -2025" – это конкурс красоты, таланта и национальных традиций. Основная цель-демонстрация лучших качеств и мастерства татарских девушек, сохранение и развитие традиций, языка, культуры татарского народа. Конкурс среди школ района прошел 14 апреля, и честь нашей школы защищала Адиля Арсланова. Адиля заняла 3 место и принесла победу своей школе. Руководитель Инзиля Кирамова. Поздравляем! Желаем дальнейших побед!
-
Актаныш районы башлыгы призына милли көрәш бәйгесе/ Соревнования по национальной борьбе “Көрәш” на приз главы Актанышского муниципального района 18.04.2025

18 апрель көнне Актаныш районы башлыгы призына балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышы узды. Быел бу бәйге 27 нче тапкыр уздырыла. «Батыр» спорткомплексында узучы көрәш бәйгесен Актаныш район башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәреп, көрәшчеләргә уңышлар теләде. Мәктәбебез көрәшчеләре әлеге бәйгедән җиңү белән кайттылар. 28 кг кадәрге үлчәүдә көрәшеп, Искәндәр Нурлыев, 75 кг га кадәрге авырлыкта көрәшеп, Ильназ Аюпов 3 урынны яуладылар. Мәктәбебез 3 урында. Тренерлары Илфир Анваров. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
18 апреля состоялись соревнования по национальной борьбе “Көрәш” среди детей и юношества на приз главы Актанышского района. В этом году конкурс проводится в 27-й раз. Открыл соревнования по борьбе “Көрәш” в спорткомплексе "Батыр" глава Актанышского района Ленар Зарипов, пожелавший успехов борцам. Борцы нашей школы вернулись с победой. В весовой категории до 28 кг 3 место занял Искандер Нурлыев, в весовой категории до 75 кг – Ильназ Аюпов. Школа занимает 3 место. Тренер – Ильфир Анваров. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, сугышның кырыс еллары турындагы истәлекне саклау мөһим / В Год защитника Отечества и в связи с 80-летием Победы в Великой Отечественной войне важно сохранить памятьо суровых годах войны 17.04.2025

17 апрель көнне Такталачык мәктәп-интернатында шушы бәйрәм уңаеннан,башлангыч сыйныфларда " Без-булачак ил солдатлары» дигән темага кичә үткәрелде. Әлеге чарада бәйрәм атмосферасы булдырасы, шул фонда балаларда үз Ватанына, сугышның кырыс елларына карата хөрмәт һәм мәхәббәт үстерү максат иде. Балалар армия, хәрби транспорт, хәрби исемнәр белән бәйле сорауларга актив җавап бирделәр, патриотик җырлар, биюләр башкардылар. Балалар бик күп уңай хисләр алдылар. Ә кичә барышында алган яңа белемнәр һәр баланың күңелендә үз илебез, армиябез өчен горурлык, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз өчен яклаучы булу теләге уятты.
17 апреля в честь этого праздника,во начальных классах был проведён вечер «Мы-будущие солдаты страны».Проводя данное мероприятие, хотелось создать атмосферу праздника, и на этом фоне развить у детей уважение и любовь к своей Родине, о суровых годах войны. Дети активно отвечали на вопросы, связанные с армией, военным транспортом, воинскими званиями, исполняли патриотические песни, танцы. Дети получили много положительных эмоций. А новые знания, полученные в ходе вечера, вызвали в душе у каждого ребенка гордость за свою страну, за нашу армию и желание быть защитниками для своих родных и близких.
-
Татар теле һәм татар әдәбиятыннан Халыкара олимпиадасы 17.04.2025

14 апрельдән алып 17 апрельгә кадәр Казанда татар теле һәм татар әдәбиятыннан Халыкара олимпиада узды. Биредә Казахстан, Төркия, Кыргызстан, Әзербәйҗан һәм Росииянең 28 регионыннан 500 укучы катнашып, көч сынашты. Халыкара олимпиада үз эченә татар теленнән һәм әдәбияттан язмача биремнәр үтәүне, телдән җаваплар әзерләүне, халкыбызны данлаган шәхесләр турында проект яклауны үз эченә ала. Әлеге дәрәҗәле олимпиадада гимназиябезнең 10 сыйныф укучысы Шакирова Лиана җиңүче булып танылды. Укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы. Афәрин, Лиана!
-
"Канатлы легенда" / "Крылатая легенда" 17.04.2025

17 апрель көнне, МББУ «Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә» буыннар арасында дулкынландыргыч һәм әһәмиятле очрашу узды! Безнең мәктәп укучыларының ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевнең туганы Фавил Габдрахманов белән аралашу мөмкинлеге булды. Муса Гәрәев-тарихта исем генә түгел, ул Бөек Ватан сугышы елларында 207 хәрби очыш ясаган совет авиациясенең канатлы легендасы. Ватан өчен көрәштә күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы өчен ул ике тапкыр югары бүләккә – Советлар Союзы Герое «Алтын Йолдыз» (1945 елның февраль һәм апрелендә) лаек була. Аның батырлыгы илебезнең хәрби дан елъязмасына мәңгегә алтын хәрефләр белән язылган! Фавил Габдрахманов балаларга Муса Гәрәев турында сугыш герое буларак кына түгел, ә кеше буларак та сөйләде-гаилә хатирәләре белән уртаклашты, легендар очучы тормышындагы билгесез фактларны ачты, аның характеры һәм принциплары турында сөйләде. Ул үз тарихыңны белү һәм хөрмәт итүнең, ата-бабаларыңның батырлыклары турындагы истәлекне буыннан-буынга тапшырып саклауның мөһимлеген ассызыклады. Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды. Укучылар кунакның сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар, Муса Гәрәевнең хәрби биографиясенә һәм шәхси сыйфатларына кагылышлы сораулар бирделәр. Бу очрашу укучыларыбызның йөрәкләрендә онытылмас эз калдырыр һәм үз илебез тарихын өйрәнүгә, Ватаныбызның героик үткәненә хөрмәт тәрбияләүгә этәргеч булыр дип ышанабыз.
17 апреля, в стенах МБОУ «Актанышская СОШ №2», состоялась волнующая и значимая встреча поколений! Учащиеся нашей школы имели уникальную возможность пообщаться с Фавилем Габдрахмановым, родственником легендарного дважды Героя Советского Союза Мусы Гареева. Муса Гареев – не просто имя в истории, это крылатая легенда советской авиации, совершивший 207 боевых вылетов в годы Великой Отечественной войны. За беспримерное мужество и героизм, проявленные в боях за Родину, он дважды был удостоен высшей награды – «Золотой Звезды» Героя Советского Союза (в феврале и апреле 1945 года). Его подвиг навечно вписан золотыми буквами в летопись воинской славы нашей страны! Фавиль Габдрахманов рассказал ребятам о Мусе Гарееве не только как о герое войны, но и как о человеке – поделился семейными воспоминаниями, раскрыл неизвестные факты из жизни легендарного летчика, рассказал о его характере и принципах. Он подчеркнул, как важно знать и чтить свою историю, хранить память о подвигах предков, передавая ее из поколения в поколение. Встреча прошла в теплой и дружеской атмосфере. Учащиеся с большим интересом слушали рассказ гостя, задавали вопросы, касающиеся военной биографии Мусы Гареева и его личных качеств. Мы уверены, что эта встреча оставит неизгладимый след в сердцах наших учеников и станет стимулом для дальнейшего изучения истории своей страны, для воспитания чувства патриотизма и уважения к героическому прошлому нашей Родины.
-
“Көмеш кыңгырау дусларын җыя” / ”Серебряный колокольчик собирает друзей" 15.04.2025

“Көмеш кыңгырау дусларын җыя” дип исемләнгән Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасында, газета белән тыгыз хезмәттәшлеге өчен, Теләкәй мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Миргалимова Зәлия катнашты. Чара Яр Чаллы шәһәренең 84 нче лицеенда узды. Зәлиягә язучы таныклыгы тапшырылды. Премия белән бүләкләнде. Гран – при иясе булды. Зәлиягә киләчәктә дә уңышлар! Җитәкчесе: Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы.
В церемонии вручения премии Шауката Галиева "Серебряный колокольчик собирает друзей" за тесное сотрудничество с газетой приняла участие ученица 8 класса Тлякеевской школы Миргалимова Залия. Мероприятие прошло в лицее № 84 г. Набережные Челны. Залие было вручено писательское удостоверение. Награжден премией. Стала обладателем Гран-при. Успехов Залие и впредь! Руководитель: Хабирова Майсара Фаисовна.
-
Балаларга сугыш турында укыйбыз/ Читаем детям о войне 14.04.2025

«Ватанны саклаучылар» елы кысаларында китапханәдә, язучы – фронтовик А.Митяев әсәрләрен кычкырып уку оештырылды. Укучыларга А.Митяевның «Бабай ордены»хикәясе бик ошады. Балалар үзе күп кенә сугышларда катнашкан, яраланган һәм контузияләнгән, үз теләге белән фронтка киткән язучының иҗаты белән таныштылар. «Бабай ордены» хикәясен укыганнан соң, ни өчен төп геройга орден өчен оят булды, ни өчен ул аны бабайга кире бирде, ни өчен мактанырга ярамый дигән сораулар буенча фикер алышу булды. Балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм хәрби бүләкләрнең аерым казанышлар өчен бирелүен һәм аларга лаек булырга кирәклеген аңладылар.
В рамках года «Защитника Отечества», прошли громкие чтения произведений писателя – фронтовика А. Митяева. Вместе с детьми был прочитан рассказ А. Митяева «Дедушкин орден». Ребята познакомились с творчеством писателя, который сам сражался на многих фронтах, участвовал во многих сражениях, был ранен и контужен, уйдя добровольцем на фронт. После прочтения рассказа «Дедушкин орден», прошло обсуждение: почему главному герою рассказа стало стыдно за орден, почему он отдал его обратно дедушке, почему нельзя хвастаться незаслуженной наградой. Ребята поделились своими впечатлениями и поняли, что боевые награды вручаются за особые заслуги и их надо заслужить.
-
"Физический огонек" 14.04.2025

Сегодня на базе Актанышской СОШ №1 состоялся муниципальный конкурс по физике "Физический огонек" среди учащихся 7-8 классов общебразовательных организации района. В конкурсе участвовали 60 учеников в составе 20 команд из школ района. Ученики выполняли тестовые задания и практические работы. Итоги конкурса будут подведены позже.











