МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Татар Суыксуы мәктәбендә педагогик киңәшмә/ Педагогический совет в Татарско-Суксинской школе 17.03.2021

Татар Суыксуы мәктәбенә методик ярдәм күрсэтү максатыннан февраль аенда бу мәктәпнең укыту-тәрбия эшчәнлеге өйрәнелде. Укытучыларның дәресләрен анализлау, контроль кисемнәр алып укучыларның белем сыйфатын бәялэү, норматив-хокукый документларны өйрәнү, булган тәҗрибәне өйрәнеп, бүгенге 17нче март көнне педагогик киңәшмәдә нәтиҗә ясалды.
В целях оказания методической помощи в Татарско-Суксинской школе в феврале была изучена учебно-воспитательная деятельность. Сегодня, 17 марта, на педагогическом совещании были подведены итоги анализа уроков учителей, проведения контрольных срезов, оценки качества образования учащихся, изучения нормативно-правовых документов, изучения имеющегося опыта.
-
Мәктәп директорлары белән сөйләшү/ Беседа с директорами школ 16.03.2021

15 март көнне район мәгариф идарәсендә мәктәп директорлары һәм аларның укыту эшләре буенча урынбасарлары белән төп һәм бердәм дәүләт имтиханнары хакында сөйләшү үтте.
Мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова рәислегендә үткән чарада һәр мәктәп җитәкчелеге белән индивидуаль фикер алыштылар. Шулай ук чарада математика һәм рус теле буенча үткәрелгән тренировка тестлары нәтиҗәләренә анализ ясалды.15 марта в районном управлении образования состоялась беседа с директорами школ и их заместителями по учебной работе об основных и единых государственных экзаменах. Мероприятие, прошедшее под председательством начальника управления образования Ранизы Шакировой, обсуждалось с руководством каждой школы индивидуально. Также на мероприятии был проведен анализ результатов тренировочных тестов по математике и русскому языку.
-
Иң кадерле бүләк – китап!/ Самый дорогой подарок - это книга 15.03.2021

Актаныш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы укучыларын район җитәкчелеге татар телендәге дәреслекләр белән тәэмин итте. Кечкенәдән балаларга туган телдә белем һәм тәрбия бирү - укучыларның сүз байлыгын арттыру, аларның татарча фикер йөртүләрен, сөйләм һ6м язма телләрен камилләштерүнең бер ысулы.
Руководство Актанышского района обеспечило учащихся Актанышской начальной общеобразовательной школы-детского сада учебниками на родном (татарском) языке. Обучение и воспитание детей с раннего возраста на родном языке способствует развитию речи учащихся.
-
Публикация в республиканской газете "Көмеш кыңгырау"/ "Көмеш кыңгырау" республика газетасында басма 15.03.2021

Сегодня творческая одаренность ученика является одной из важнейших проблем общества. Творческие достижения учащихся-плоды школы. Поэтому выявление и развитие одаренных детей без потерь ложится на долю учителя. Учащиеся Актанышской кадетской школы-интерната старательно и с любовью пишут стихи, рассказы, статьи. Творчество наших учеников постоянно публикуется в районных и республиканских газетах" Актаныш таннары"," Комеш кынгырау".
Опубликована статья "Бәхет телим!" ученицы 6 класса нашей школы Авзалова Алмаза в республиканской газете "Көмеш кыңгырау", 06.03.2021
Бүген укучының иҗади сәләтен җәмгыятьтнең мохим проблемаларыннан берсе. Укучыларның иҗади казанышлары - мәктәпнең җимеше. Шуңа күрә сәләтле балаларны ачыклау, югалтмыйча үстерү укытучы өлешенә төшә. Актаныш кадет интернат-мәктәбе укучылары бик тырышып һәм яратып шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр иҗат итәләр. Безнен укучыларның иҗатлары "Актаныш таңнары", "Көмеш кыңгырау" газеталарында һәрвакыт басылып чыга.
6 мартта "Көмеш кыңгырау" республика газетасында 6нчы класс укучысы Авзалов Алмазның "Бәхет телим!" исемле шигыре чыкты.
-
Новости Новокурмашевской школы/ Яңа Кормаш мәктәбе яңалыклары 10.03.2021

Учащиеся Новокурмашевской начальной школы посетили музей родного края.
Яңа Кормаш башлангыч мәктәп укучылары туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар.
-
Актаныш 1 нче санлы мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирүче лекция/ Профориентационная лекция в Актанышской школе №1 10.03.2021

Бүген Актаныш 1 нче санлы мәктәбендә юридик фәннәр кандидаты, җинаять хокукы, җинаять процессы һәм криминалистика кафедрасы доценты, Казан федераль университетының Яр Чаллы институтының экономика һәм хокук югары мәктәбенең белем бирү эшчәнлеге буенча директор урынбасары Әгъләмова Гөлназ Мәхиян кызы 9-11 сыйныф укучылары белән "Дөнья яктыра кояш белән, кеше яктыра белем белән" дигән һөнәри юнәлеш бирүче лекция үткәрде.
Сегодня в Актанышской школе №1 Аглямова Гульназ Махияновна, кандидат юридических наук, доцент кафедры уголовного права, уголовного процесса и криминалистики, заместитель директора Высшей школы экономики и права по образовательной деятельности Набережночелнинского института Казанского федерального университета провела профориентационную лекцию "Мир освещается солнцем, а человек знаниями" с учащимися 9-11 классов.
-
Иске Җияш мәктәбе яңалыклары/ Новости Старозияшевской школы 05.03.2021

Тиздән, бик тиздән, язның беренче бәйрәме - 8 нче Март. Иске Җияш башлангыч мәктәбе укучылары,кадерле әниләребезгә үз кулларыбыз белән истәлекле бүләк ясадык.
Скоро, совсем скоро, первый праздник весны - 8 Марта. Учащиеся Старозияшевской начальной школы, своими руками сделали памятный подарок дорогим мамам. -
Байсар мәктәбендә әтиләр бәйрәме/ Праздник отцов в Байсаровской школе 04.03.2021

2021нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, патриотик айлык кысаларында Байсар мәктәбендә бик күңелле чара уздырылды. Әтиләр 3 командага бүленеп көч сынаштылар. Төрле конкурслар, спорт эстафетаты һәм мылтыктан ату буенча ярышлар узды. Кич буе спорт залы шатлыклар авазлардан яңгырап торды. Соңыннан мәртәбәле жюри нәтиҗәләрне игълан итте. Мәктәпнең Әтиләр советы исеменнән котлау сүзләре әйтелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
В рамках патриотического месячника и 2021 год - год Родных языков и единства народов в Байсарской школе было проведено увлекательное мероприятие. Отцы соревновались тремя командами. Проводились различные конкурсы, спортивные эстафеты и соревнования по стрельбе из ружья. Весь вечер в спортзале звучали радостные звуки. Затем авторитетное жюри огласило результаты. От имени совета Отцов школы прозвучали слова поздравления. Праздник продолжился за чаепитием.
-
Театр конкурсы/ Театральный конкурс 04.03.2021

2 көн дәвамында Балалар иҗат үзәгендә мәктәпләр арасында инглиз теленнән театр конкурсы узды. Катнашкан мәктәпләргә бабаларның матур чыгышлары өчен зур рәхмәт!
В течение 2 дней в Центре детского творчества проходил театральный конкурс по английскому языку среди школ района. Большое спасибо участвовавшим школам за прекрасные выступления ребят!
-
Татар Ямалы мәктәбендә дәрестән соң чара/ Внеклассное мероприятие в Татаро-Ямалинской школе 04.03.2021

Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Ә өч йөз сиксән өч тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
Татар Ямалы мәктәбендә «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында дәрестән тыш чара узды.
В мире насчитывается около семи тысяч языков. Восемьдесят три из них широко распространены. А триста восемьдесят три языка могут вообще исчезнуть. Татарский язык-один из 14 языков, признанных ЮНЕСКО всемирным языком международного общения. Это важный фактор, которым мы гордимся. В Татаро-Ямалинской школе прошло внеклассное мероприятие в рамках «Года родных языков и единства народов».











