Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Китапханә яңалыклары 05.05.2025

Мәктәп китапханәсендә Нур Баянның тууына 120ел тулу уңаеннан "Онытылмас яшьлек" исеме астында китап күргәзмәсе эшли. Рәхим итегез!
Баянов Нур Галим улы (1905–1945) – күренекле татар шагыйре. Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туа. Казанның хәрби мәктәбен тәмамлагач, журналистика белән шөгыльләнә һәм шигырьләр яза башлый. Аның шигъри әсәрләрендә Ватанының киләчәге өчен кайгырганлыгы сизелеп тора. Бөек Ватан сугышы башлангач, Нур Баян беренчеләрдән булып фронтка китә.
Ул полк партия оешмасының сәркәтибе, дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының сәяси эшләр буенча урынбасары сыйфатында фронтның алгы сызыгында хезмәт итә, сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Сугыш шартларында да Нур Баян әдәби иҗат эшен туктатмый, ватандарлык хисләре белән сугарылган шигырьләрен яза («Өч бөркет» җыентыгы, 1942), поэма һәм либретто язуын дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган соңгы сугышларның берсендә подполковник, шагыйрь Нур Баян дошман пулясыннан һәлак була.
-
Региональный фотоконкурс "Удивительный мир птиц" 30.04.2025

Ученики 3 класса нашей школы активно приняли участие в региональном фотоконкурсе "Удивительный мир птиц".
-
"Сөйгән халкым өчен барысы да..." 29.04.2025

Бүген Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Нур Баянның тууына 120 ел тулу уңаеннан әзерләнгән "Сөйгән халкым өчен барысы да..." дип исемләнгән бик матур чара узды.
-
Мәктәбебез укучысы – Гран-при иясе! 25.04.2025

Пучы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ләйлә Айзат кызы Нуриева «Илһам» Бөтенроссия конкурсында искиткеч җиңү - Гран-при яулады!
Бу уңыш- аның таланты, хезмәт сөючәнлеге һәм илһам нәтиҗәсе. Без укучыбыз белән горурланабыз һәм аңа яңа иҗади югарылыклар телибез!
Укытучысы Гөлназ Кәшаф кызы Муллагалиевага аерым рәхмәт, ул Ләйләнең сәләтен ачарга булыша, һәрвакыт янәшәдә булып теләктәшлек күрсәтә торган искиткеч зыялы остаз.
Җиңүегез белән ихластан котлыйбыз!
-
Региональный "Тукаевский диктант" 24.04.2025

Педагог-библиотекарь нашей школы Фазуллина Гульшат Хавиловна прошла региональную просветительскую акцию "Тукаевский диктант".
-
Китапханә яңалыклары 23.04.2025

Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Шул уңайдан Габдулла Тукайның 139 еллык юбилеена багышлап китапханәдә "Тукай иленә сәяхәт" исеме астында китап күргәзмәсе эшли. Рәхим итегез!
Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам! -
Муса Гайсә улы Гәрәев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры 22.04.2025

Югары Яркәй (Илеш районы, Башкортостан Республикасы) авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексында легендар очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайсә улы Гәрәев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры узды. Ярышларда 16 районнан 188 спортчы катнашты.
Яшь көрәшчеләр югары осталык, көч һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Пучы мәктәбе көрәшчеләре аеруча зур уңышларга ирештеләр:
Җиңүчеләр һәм призерлар:
1 урын Шәмсиев Ильяс;
3 урын Рөстәм Хөснетдинов, Кашапов Айрат.
Көрәшчеләрне һәм аларның тренерлары Садри Әнис Мөхәммәтнур улын чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
Турнир көрәш традицияләрен ныгытырга ярдәм итә, спортта яңа батырларны ачыклый, Муса Гәрәевнең каһарманлыгына хөрмәт күрсәтте. Мондый вакыйгалар Башкортстан һәм Татарстан халыкларын берләштерә, төбәкнең мәдәни мирасын һәм спорт рухын саклап калуда зур этәргеч.
-
Спорт яңалыклары 21.04.2025

Мәктәбебез көрәшчеләре 19 апрель көнне Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында булып узган "Хуҗәмәт ремонт-механика заводы ҖЧҖ" призларына татарча көрәш буенча ачык турнирда катнашып призлы урыннар яуладылар.
1 нче урында Шәйхетдинов Сәид,Рузибоев Тимур, Салихов Фаяз;
2 нче урында Хөҗҗәтов Рамазан;
3 нче урында Хаҗипов Зиннур һәм Насыйров Нияз.
Көрәшчеләребезне һәм остазлары Садри Әнис Мөхәммәтнур улын чын күңелдән котлыйбыз! -
Актаныш районы башлыгы призына көрәш ярышы 19.04.2025

18 апрель көнне районыбызның спорт дөньясында бик истәлекле көн булды. Актаныш районы башлыгы призына көрәш ярышлары узды. Әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
1 нче урын:
Хөснетдинов Рөстәм
Мухаметов Рәзил
Кашапов Айрат
2 нче урын:
Салихов Рамазан
Шәйхетдинов Сәид
Шәмсиев Ильяс
3 нче урын:
Салихов Фаяз
Фазуллин ДаниярГомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында Пучы 2 нче урынны яулады! Котлыйбыз!!!
Җиңүчеләр Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова кулыннан бүләкләнделәр.
-
"Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык әдәби конкурс 19.04.2025

Бүген Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 класс укучысы Нуриева Ләйлә республикакүләм "Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык әдәби конкурсында шигърият номинациясендә 3 нче урын, чәчмә әсәрләр номинациясендә Гран-при яулады. Укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева Рәхмәт хатына ия булды. Ләйләне, Гөлназ Кашаф кызын җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!!!







