Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, Республика Татарстан, Актанышский район, село Поисево, ул. Красноармейская, д. 14а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-80 |
| E-Mail: | Poisevskiy.Detsad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Поисевский детский сад» |
| Руководитель: | Амирова Альбина Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 66 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 ребенка. Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей). |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Новости МБДОУ Поисевский ДС
1 июнь-Балаларны яклау көне
Опубликовано: 01.06.2016
Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр!
Һәр елның җәй башында бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. 1 июнь көне кечкенәләрнең зурлар ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуларын искәртеп торган көн. Балаларның киләчәген бәхетле итү — ул безнең бурыч.
Сезгә һәм әти-әниләрегезгә бәхет һәм сәламәтлек телибез, һәрчак аларның игътибарын, мәхәббәтен һәм күңел җылылыгын тоеп яшәгез. Йөзегездән елмаю китмәсен, күңелегездә якты хисләр генә ташып торсын. Әти-әниләрегез сезнең белән һәрвакыт горурлансын.
Халыкара балаларны яклау көне сөенечле мизгелләр – көтеп алган каникуллар башлану чоры белән туры килә. Җәй айларын истә калырлык һәм кызыклы итү максатыннан, сезнең өчен җәйге сәламәтләндерү лагерьлары эшләячәк.
Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез – безнең киләчәгебез, безнең өметебез!
Бәйрәм белән!
К списку новостей













