Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Туган көннәр ел да кабатлана
02.09.2015
Туган көн зурлар өчен дә кечкенәләр өчен дә иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Уртанчылар төркемендә дә туган уңаеннан балалар белән күңелле уен үткәрелде. Алар Айдарны уртага бастырып "Ак калач" җырын җырладылар, изге теләкләрен теләделәр.
-
"Белем көне" 01.09.2015

Бүген бездә зур бәйрәм- "Белем көне". Зурлар төркеме балалары үзләренең кечкенә иптәшләренә бик матур бәйрәм күрсәттеләр. Матур шигырьләр сөйләп, дәртле җырлар җырлап бәйрәмебезне күңелле итеп үткәрдек. Хәрле сәгатьтә яңа уку елына!
-
БЕЛЕМ КӨНЕ БЕЛӘН! 01.09.2015

Хөрмәтле тәрбиячеләр, коллегалар, балалар, әти-әниләр! Сезне барагызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәммәгезгә дә ныклы белемнәр, сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәхет һәм шатлыклар юлдаш булсын!
-
"Чәчәкләр иленә сәяхәт"
17.08.2015
Без 1 нче кечкенәләр төркеме балалары "Чәчәкләр иленә " сәяхәткә бардык. Үзебез утырткан гөлләрнең яфраклары, чәчәкләре белән сокландык.
-
"Яшелчәләр коне" 13.08.2015

Икенче кечкенәләр төркемендә "Яшелчәләр көне" булып узды.
Кәбестәләр, суганнар
Түтәлләргә кунганнар.
Кишер белән чөгендер,
Тик җыеп кына өлгер.
-
"Кәгазь көне"
11.08.2015
Бүген безнең бакчада "Кәгазьләр көне". Без тәрбияче апа белән бергәләп кәгазьдән төрле уенчыклар: кошлар, самолет, корабльләр ясап булуына төшендек. Без бу көнне файдаллы һәм кызыклы үткәрдек.
-
"Тылсымлы көн" 03.08.2015

Бүген районыбызда тагын бер яңа балалар бакчасы ачылды. "Тылсым" дип аталган бу бакчаны ачар өчен бик күп мәртәбәле кунаклар килгән иде. Алар арасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нургали улы Миннеханов та бар иде. Әлеге бәйрәмдә безнең балаларыбыз да уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
"Тере һәм тере булмаган табигать"
31.07.2015
Бүген уртанчылар һәм зурлар төркеме "Тере һәм тере булмаган табигать" көне буларак үткәрде. Балалар мәйданчыкта бөҗәкләрне, агачларны, чәчәклектәге чәчәкләрне күзәтеп, тере һәм тере булмаган табигать турында үзләренә бик күп белемнәр тупладылар.
-
"Халык уеннары көне" 30.07.2015

Икенче кечкенәләр төркемендә "Халык уеннары көне" уздырылып үтте.
Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам
Ватып булырмы икән?
Бүләккә бер чиккән яулык
Алып булырмы икән?!
-
"Яраткан уеннар көне" 28.07.2015

Бүген безнең балалар бакчасында "Яраткан уеннар көне" булып узды. беренче кечкенәләр Б төркеме балалары да бу көнне бик кызыклы үткәрде. Сюжетлы уеннар: "Бала һәм әни", саф һавада хәрәкәтле уеннар: "Куяннар", "Чыпчык һәм автомобиль", "Күңелле туп", комлыкта ирекле һәм индивидуаль уеннар уйнадылар. Бик күңелле булды!








