Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, село Актаныш, улица Химиков, дом 61а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-32 |
| E-Mail: | dsna.akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» |
| Руководитель: | Вахитова Миляуша Афкатовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 103 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2025

15 февраль көнне татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек. Уртанчылар төркеме балалары белән Муса Жәлилнең туган көне уңаеннан үткәрелгән чарада катнаштык.Муса Жәлилнең тормыш юлын, ижатын презентация карап таныштылар, әти-әниләр белән бергә шигырьләренә иллюстрацияләр ясалды.
Тәрбияче: Габдрашитова Д.Р. -
Международный день кормления птиц 04.02.2025

3 февраль- Халыкара кошларны ашату көне.
Кошлар безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошларны кыш көне ничек сакларга, аларга нинди ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде.
3 февраля-Международный день кормления птиц. Птицы-наши друзья, наши помощники. Была проведена беседа о том, как сохранить птиц в зимнее время, какую помощь им необходимо оказать.Тәрбияче: Бакирова Ф.Ф.
-
Стартовали курсы повышения квалификации для руководителей и воспитателей 160 детских садов - пилотных площадок Российского движения детей и молодёжи «Движение Первых» 31.01.2025

Сегодня в Республике Татарстан стартовали курсы повышения квалификации для руководителей и воспитателей 160 детских садов - пилотных площадок Российского движения детей и молодёжи «Движение Первых». Старший воспитатель Шарипова Э.Р. и инструктор по физической культуре Абударова Р.Р. проходят обучение на этих курсах. Обучение проводится специалистами Института изучения детства, семьи и воспитания. Сегодня прошел очный семинар в парке «Россия — моя история», который дал старт курсу повышения квалификации для 160 воспитателей. Далее работа продолжится онлайн, охватывая ещё более широкую аудиторию, – 320 педагогов дошкольного образования.
-
Ачык шөгыль "Светофорның төсләрен тап" 29.01.2025

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Светофорның төсләрен тап"дип аталган ачык шөгыль курсәттек. Балалар куянкайга светофорның югалган төсләрен табырга булыштылар. Ә аның өчен төрле биремнэрне үтәделәр. Шөгылебезне бизәп Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесының Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм инспектор Артур Зиганшинда килгән иделәр. Алар балаларга яктырткыч элементлар һәм дидактик уеннар бүлэк иттелэр. Шөгылебез балаларның шигыре һәм җыры белән тәмамланды.
Тәрбияче: Сарварова З.В.
-
Пять правил Пети Лентяева 31.12.2024

В целях профилактики заболеваний и санитарно — гигиенического просвещения воспитанников, предлагаем вашему вниманию выпуск «Правила санитарного этикета Пети Лентяева». Следуйте всей семьей правилам гигиены, берегите здоровье свое и окружающих!
-
Ачык шөгыль"Без пассажирлар" 12.12.2024

Бүген 12 декабрь көнне икенче кечкенәләр төркеме балалары белән "Без -пассажирлар" темасына ачык шөгыль күрсәттек.Максатыбыз: җәмәгать транспортында пассажирларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен ныгыту. Безнең шөгылебезне карарга Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесының Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова да килде.Шөгылебезне бик ошатты,рәхмәтләрен җиткерде.Төркемебезгә,балаларга бүләкләр дә алып килгән, рәхмәт.Шөгылебезне кич әти -әниләребезгә дә күрсәттек.Алар да игътибар белән карап утырдылар.Истәлеккә фотосүрәткә төштек.
Тәрбияче: Харисова Лилия Маратовна -
Экологик акция 09.12.2024

Уртанчылар төркеме балалары белән "Кыш көне кошларны ашатыгыз" экологик акциядә катнаштык. Максат:экологик тәрбиягә максатчан йогынты ясау юлы белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рухи - әхлакый сыйфатларын үстерү.
Сегодня с детьми средней группы приняли участи в акции "Накормите птиц зимой". Цель: развитие духовно- нравственных качеств дошкольников путём целенаправленного воздействия экологического воспитания.
Воспитатель: Габдрашитова Д.Р -
Волонтерлар көне 05.12.2024

5 нче декабрьдә Россиядә волонтерлар көне билгеләп үтелә. Ул башкаларга бушлай ярдәм итүче, ярдәмчел һәм фидакарь кешеләргә багышлана. Бу көнне зурлар төркеме балалары, волонтерлар эшчәнлеге, аларнын нинди эшләрдә катнашулары турында презентация карадылар. Игелекле эшләр турында күзаллауларын ныгыту максатыннан "Яхшы-начар" уенынын, үзләрен чын волонтер итеп хис итсеннәр өчен "Җәнлекләрне коткар" уеннарын уйнадылар. Соныннан үзләре сонгы көннәрдә башкарган игелекле гамәлләрен әйтеп, кәрзингә яфраклар салдылар. Болардан тыш зурлар төркеме балалары әти-әниләре берлектә МХО га гуманитар ярдәм күрсәтүдә, солдатларга рәсемнәр ясауда катнаштылар. "Макулатура җый", "кошларга ярдәм ит", "Солатка хат" акцияларында да актив катнаштылар. Ата-аналарга мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән нинди волонтерлык эшләре башкарып булганлыгы турында кинәшләр язылган буклетлар таратылды.
Тәрбияче: Шагалиева А.Т.
-
РМО/РМО 02.12.2024

Бүген бакчабызда "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен оештыруга заманча алымнар" темасы астында балалар бакчалары тәрбиячеләренең 2 нче методик берләшмәсе утырышы узды. Килгән кунаклар зурлар төркеме балалары белән музыка шөгыле, 2 кечкенәләр һәм зурлар төркемнәрендә сөйләм телен үстерү шөгыльләрен карадылар. Чарада мәктәпкә әзерлек төркеме балалары башкаруында күңел ачу, "Каз өмәсе" заманча башкарылышта, күрсәтелде. Әбүдәрова Регина Рәфит кызы мастер-класс үткәреп, тәрбиячеләрне "Кроссенс" технологиясе белән таныштырды. Чараны йомгаклап, "Хәрәкәт" конкурсының нәтиҗәләре белән таныштырып, җинүчеләрне дипломнар белән бүләкләдек.
-
Татарстан Республикасы әләме көне 29.11.2024

29 ноябрь -Татарстан Республикасы әләме көне. Бу көнне без икенче кечкенәләр төркеме балалары белән әләмнәр турында әңгәмәләр алып бардык,әләм рәсеме карадык,гимн тыңладык. Татарстан Республикасының Дәүләт әләме яшел буй төстә,ак буй әләм киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан торганын төшендек. Татарстан Республикасы Дәүләт әләменең яшел төсе-язның яшеллеген,агы-чисталыкны,кызылы-энергияне,көчне,тормышны аңлата.Татарстан Республикасының Дәүләт әләме авторы -Тавил Хаҗиәхмәтов.
Тәрбияче: Сарварова З.В.










