Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
| Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
| E-Mail: | Pu80.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
| Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 276 студента |
| У нас учат: | 27 педагогических работника |
Новости Актанышского технологического техникума
"ХӨРМӘТЕБЕЗ , ИХЛАС ТЕЛӘКЛӘРЕБЕЗ ЧЫН КҮҢЕЛДӘН! "
Опубликовано: 06.03.2025Бүген Актаныш технология техникумы студентлары, районыбызның Бөек Ватан сугышы Ветераны Абдуллина Нурфика апаны якынлашып килүче язның гүзәл бәйрәме - 8 март белән котлады.
Дәхшәтле сугыш елларында санитарка булып хезмәт куйган Нурфика апа декабрь аенда 100 яшен каршылады. Күңелдәге тирән яраларны еллар шаукымы җуя алмый:"Бик авыр еллар иде, куркыныч вакыт. Булмасын сугышлар!".
Студент егетләребезнең кайсы группада укуы, киләчәктә кем булырга теләүләре белән дә кызыксынды Нурфика апа. Җылы очрашу барышында бары тик изге теләкләрен укыды ул.
Без дә хөрмәтле Ветераныбызга сәламәтлек телибез! Тагын бик күп язлар каршы алырга насыйп итсен Ходай! Горурланабыз, хөрмәт итәбез!!!
К списку новостей




