• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"

Визитная карточка

Адрес: 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61
Телефон: +7(855)-523-15-52
E-Mail: Pu80.Akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ «Актанышский технологический техникум»
Руководитель: Шамсунова Ландыш Явдатовна
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 276 студента
У нас учат: 27 педагогических работника

Новости Актанышского технологического техникума

"МИН БӘХЕТЛЕ ГАИЛӘМ БЕЛӘН!": БҮГЕН АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫНДА - КҮРКӘМ ГАИЛӘЛӘР СӘХНӘ ТОТТЫ

Опубликовано: 23.12.2024

Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы нигезендә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Ел дәвамында уку йортыбызда план нигезндә төрле чаралар үткәрелде. Бүгенгесе - Гаилә елын йомгаклау максатыннан оештырылган җылы очрашу. Уку йортыбызның күркәм, тату гаиләләре - сәхнә түрендә!

 

Гаилә белән пешерелгән тәмледән-тәмле ризыклар һәм оста куллыларыбызның кул эшләрен тәкъдир итү белән башланды бәйрәм киче. Күңел җылысын кушып, вакытларын кызганмыйча әлеге күргәзмәгә үз көчләрен кертүчеләргә зур рәхмәтләребез! Яңа гына пешкән бәлеш, табын күрке булган чәк-чәк, нинди генә сый-нигъмәт юк биредә! Татар халкының йөзек кашы булган чигүле япмалар, заманча зәвык белән эшләнгән кул эшләре, сокланмый мөмкин түгел.

Чараның төп өлеше - уку йортыбыз сәхнәсендә. Бүгенге бәйрәмдә катнашучы тату гаиләләребез: Султановлар, Уразбахтиннар, Петровлар, Хабировлар һәм Газизовлар гаиләләре.

Зур әзерлек белән алар бүген биредә. Гаилә белән таныштырып, интеллектуаль бәйгедә катнашып, иҗади сәләтләрен күрсәтте һәр гаилә.

 

Юк, көч сынашу түгел бүгенге чара. Бүгенгедәй җылы очрашулар дәвамлы булыр!



К списку новостей