Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
| Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
| E-Mail: | Pu80.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
| Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 276 студента |
| У нас учат: | 27 педагогических работника |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы" - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
2025 ЕЛ - ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР ЕЛЫ: ТЕХНИКУМДА ТАНТАНАЛЫ ЛИНЕЙКА
13.01.2025
2025 елда илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин әлеге уңайдан 2025 елны Ватанны Саклаучылар елы дип игълан итте. Бүген техникумда әлеге елга старт бирелде.
Техникум директоры Ландыш Җәүдәт кызы Шамсунова: "Бездә 70% егетләр белем ала. Мин зур горурлык хисе белән әйтәм, алар киләчәктә илебез сакчылары. Бүгенге көндә дә үзебезнең уку йортын тәмамлаган егетләребез МХОда батырларча тынычлык өчен көрәшә. Исән-имин туган якларыбызга кайтуларын телибез барыбыз да..."
Тантаналы линейка техникумның Батырлар аллеясендә чәчәк салу белән тәмамланды.
-
"МИН БӘХЕТЛЕ ГАИЛӘМ БЕЛӘН!": БҮГЕН АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫНДА - КҮРКӘМ ГАИЛӘЛӘР СӘХНӘ ТОТТЫ 23.12.2024

Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы нигезендә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Ел дәвамында уку йортыбызда план нигезндә төрле чаралар үткәрелде. Бүгенгесе - Гаилә елын йомгаклау максатыннан оештырылган җылы очрашу. Уку йортыбызның күркәм, тату гаиләләре - сәхнә түрендә!
Гаилә белән пешерелгән тәмледән-тәмле ризыклар һәм оста куллыларыбызның кул эшләрен тәкъдир итү белән башланды бәйрәм киче. Күңел җылысын кушып, вакытларын кызганмыйча әлеге күргәзмәгә үз көчләрен кертүчеләргә зур рәхмәтләребез! Яңа гына пешкән бәлеш, табын күрке булган чәк-чәк, нинди генә сый-нигъмәт юк биредә! Татар халкының йөзек кашы булган чигүле япмалар, заманча зәвык белән эшләнгән кул эшләре, сокланмый мөмкин түгел.
Чараның төп өлеше - уку йортыбыз сәхнәсендә. Бүгенге бәйрәмдә катнашучы тату гаиләләребез: Султановлар, Уразбахтиннар, Петровлар, Хабировлар һәм Газизовлар гаиләләре.
Зур әзерлек белән алар бүген биредә. Гаилә белән таныштырып, интеллектуаль бәйгедә катнашып, иҗади сәләтләрен күрсәтте һәр гаилә.Юк, көч сынашу түгел бүгенге чара. Бүгенгедәй җылы очрашулар дәвамлы булыр!
-
День Конституции Российской Федерации – одна из значимых памятных дат, которая отмечается ежегодно 12 декабря с 2005 года. 13.12.2024

12 декабря 1993 года всенародным голосованием была принята Конституция Российской Федерации. Конституция – это основной закон страны, определяющий устройство государства, в котором прописаны свободы, права и обязанности людей, закреплены самые главные правила и нормы, которые лежат в основе остальных законов. Указом Президента Российской Федерации от 19.09.1994 года № 1926 «О Дне Конституции Российской Федерации» 12 декабря.
-
Актаныш технология техникумының 1 курс студентлары, остаз, тарихчы, мөгаллим Рөстәм Робсон улы Мусин һәм группа кураторы Алия Назыйл кызы Нуруллина җитәкчелегендә Илеш районына сәяхәт кылдылар. 10.12.2024

Актаныш технология техникумының 1 курс студентлары, остаз, тарихчы, мөгаллим Рөстәм Робсон улы Мусин һәм группа кураторы Алия Назыйл кызы Нуруллина җитәкчелегендә Илеш районына сәяхәт кылдылар.
Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайсә улы Гәрәевның һәм күптән түгел Шәммәт авылында ачылган Роберт Миңнуллинның музенда булды алар. -
День Героев Отечества в России — это памятная дата, которая отмечается в стране ежегодно 9 декабря 10.12.2024

День Героев Отечества в России — это памятная дата, которая отмечается в стране ежегодно 9 декабря. Она установлена Федеральным законом Российской Федерации. В этот день в нашей стране чествуют Героев Советского Союза, Героев Российской Федерации, кавалеров ордена Святого Георгия и ордена Славы, людей, чьи выдающиеся дела, свершения и поступки навсегда будут вписаны в историю нашей страны.
Сегодня в ГАПОУ "Актанышский технологический техникум" советник директора по воспитанию совместно с преподавателем истории провели патриотический час «Герои Отечества» со студентами группы 024 эр, приуроченный ко Дню Героев Отечества. В каждую эпоху есть свои герои – люди, которые отважно защищали свое Отечество, внесли огромный вклад в историю своей страны. Люди, которые совершили подвиг, многие из них пожертвовали своей жизнью во благо Родины. -
Актаныш Технология техникумы мөгаллиме Мусин Рөстәм Робсон улы "Россия патриоты" медале белән бүләкләнде. 09.12.2024

Әлеге мәртәбәле бүләкләне, Ватан Геройлары көне уңаеннан узган тантаналы чарада район башлыгы Ленар Зарипов һәм район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов тапшырды.
«Россия патриоты» медале Россия гражданнарының патриотик тәрбия системасын камилләштерүгә һәм патриотик тәрбия программаларын үтәүгә зур өлеш керткән өчен бирелә. Котлыйбыз! -
СПОРТ СӨЮЧЕ ЕГЕТЛӘРЕБЕЗНЕҢ ЧИРАТТАГЫ МАТУР ҖИҢҮЕ: РАЙОНЫБЫЗ ОЕШМАЛАРЫ АРАСЫНДА УЗДЫРЫЛГАН ВОЛЕЙБОЛ ЧЕМПИОНАТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 06.12.2024

-
Бүген студентларыбыз МХОдан кыска вакытлы ялга кайткан батыр егетебез, үзебезнең студент Ахметдинов Илдар Илхам белән очрашты. 05.12.2024

-
Сегодня студенты 2 курса с педагогом-психологом Гульназ Анфасовной участвовали на встрече, которую организовал коллектив центральной библиотеки Актанышского района. 05.12.2024

-
3 декабря в России — День Неизвестного Солдата 03.12.2024





