Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
| Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
| E-Mail: | Pu80.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
| Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 276 студента |
| У нас учат: | 27 педагогических работника |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы" - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
АКТАНЫШ РАДИО ДУЛКЫННАРЫНДА - ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР: АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫНЫҢ ҺӨНӘРГӘ ӨЙРӘТҮ ОСТАЗЛАРЫ 20.10.2023

20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне. Нәкъ менә бүген, уку йортыбызда пешекче, технолог һөнәрләре юнәлеше буенча белем бирүче остазларыбыз - Лилия Ринат кызы Валиева һәм Ләйсән Назыйф кызы Шамсутдиновна, "Актаныш радиосы"нда туры эфирда чыгыш ясадылар.
Лилия Ринат кызы - тәҗрибәле остаз, Ләйсән Назыйф кызы - үзебезнең уку йортын тәмамлаган яшь белгеч. Уңышлары белән сөенәбез. Нәкъ менә безнең уку йортында алдагы хезмәтен башлап, бүген дә матур нәтиҗәләргә ирешүен дәвам итүче Ләйсән Назыйф кызына хөрмәтебез
зур. Үзебезнеке,Актанышыбызныкы...Бу урында, күпләребезгә таныш һәм үрнәк булырдай канатлы сүзләрне ирештерәсе килә: "Остаз - ул үз белемнәрен, осталыгын һәм практик тәҗрибәсен башка, тәҗрибәсе азрак булган яңа белгечкә тапшыра алган профессионал".
Лилия Ринат кызы - остаз. Искәртеп үтү кирәк, яратмый ул үзен мактаганны. Мактау сүзләрен җиткерми дә мөмкин түгел, үз һөнәренең остасы гына түгел Лилия Ринат кызы, үзе белән бергә лаеклы дәвамчылар булдыручы да ул.
-
СПОРТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ: БАСКЕТБОЛ ЯРЫШЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕБЕЗ 17.10.2023

Һөнәри белем бирү уку йортлары арасында спорт ярышларына старт сентябрь аенда бирелде. Әлеге ярышларда техникумыбызның спорт сөюче егет-кызлары да актив катнаша. Чираттагы җиңү - баскетболист егетләребездән! Лаеклы 2 нче урынны яулап кайттылар алар Мамадыш шәһәреннән. Шунысын да горурлык белән билгеләп үтәсебез килә, ярышларда үзебезнең уку йортын тәмамлаган егетебез Истомин Даниель, тренер буларак катнашты. Мәктәп, студент елларында баскетбол белән мавыккан Даниель, республикакүләм ярышларда тренер хәзер!
Актаныш технология техникумы физкультура юнәлеше җитәкчесе Ирек Рафаэль улы Вагыйзовның фикерләре белән кызыксындык: "Студентларыбыз, күреп торасыз, спортны якын күрә. Район ярышларымы ул, республикакүләм ярышлармы, барсында да матур нәтиҗәләргә ирешәбез. Спорт белән кызыксынучыларга уку йортыбызда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Ел дәвпмында төрле юнәлештә түгәрәкләр эшләп килә, спорт залыбыз, ачык һавада мәйданчыгыбыз бар. Тулай торак тренажерлар белән җиһазланган. Егет-кызларыбызны спортны яратырга дәшәбез!!!"
Чыннан да, студентларыбыз спорт ярышларында сынатмыйлар! Афәрин!!!
-
ИМИНЛЕК САГЫНДА: МӨҺИМ ОЧРАШУ 17.10.2023

Актаныш технология техникумы студент егетләре Актаныш районы өлкән инспекторы Дилфат Давис улы Иргалин белән очрашты. Полиция вәкиле юл йөрү кагыйдәләре, ялгышлыклар аркасында чыккан фаҗигаләр, бурыч һәм максатлар хакында сөйләп, егетләрнең сорауларына җавап бирде. Әлбәттә, замана баласының заман белән бергә атлыйсы килә. Мобед, самокат, мотоцикл, автомобиль кебек транспорт чараларын вакытыннан алда,махсус таныклыксыз иярлисе килә күпләрнең. Бер ялгышлык, төзәтә алмаслык фаҗига, югалтуларга китерергә мөмкин. Онытмасак иде бу хакта!
-
ЭКСКУРСИЯ В ГОРОД МИЛЛИОННИК: НАШ КОЛЛЕКТИВ В УФЕ 11.10.2023

Уфа – столица Республики Башкортостан, российский миллионник, растянувшийся на десятки километров в междуречье Белой и Уфы. Многонациональный город, основанный в XVI веке, впитал в себя черты купеческой русской и восточной архитектуры. С историей Уфы связаны имена Аксакова, Нестерова, Шаляпина, Нуреева, а над высоким речным берегом парит самая высокая конная статуя страны – герой башкирского народа Салават Юлаев, в честь которого назван знаменитый хоккейный клуб. Туристов привлекает сюда обилие развлекательных центров, парковых зон, театров и музеев.
-
Декада пожилых людей 09.10.2023

С 1 по 10 октября проходит декада пожилых людей. В этом году ветеранов пригласили на праздничное чаепитие. Ветераны поблагодарили дирекцию техникума за представленную возможность встретится ветеранам. В свою очередь ветераны пожелали всем сотрудникам здоровья, счастье и успехов в работе.
-
«Боекмас өчен күңелләр, кимсенмәс өчен йөрәк – сез кирәк, укытучылар, безгә һәрчак сез кирәк!» 05.10.2023

Бүген көз аеның иң матур бәйрәмнеренең берсе Укытучылар көне.
Укытучы кеше һәр кешенең тормышында мөһим урын алып торучы. Бүгенге көндә хәрберебез дә беренче укытучысын хатерлидер. Укытучы булыр өчен көчле, сабыр, тыйнак, белемлелек сыйфатларына бай булырга кирәк.
Җир йөзендәге барлык укытучыларны да хезмәт бәйрәмнәре белән котлыйбыз, сабырлык, эшләрендә уңышлар, тәрбияле , акыллы укучылар теләп калабыз.
Йөрәккә чигеп язылган
Бер шигырь син, укытучым.
Ачып һәр көн укый торган
Бер шигырь син, укытучым.
Болыт кебек агып килгән,
Кояш кебек калкып килгән,
Сөю офыгыннан менгән
Бер шигырь син, укытучым.
Илемнең һәр почмагында
Тавышың – күңел түрендә.
Юллап-юллап ятланылган
Бер шигырь син, укытучым.
Йөрәгемдә саклап йөрткән,
Һәр сулышта истә тоткан,
Чәчәк кебек хуш ис сипкән
Бер шигырь син, укытучым.
Дөньябызны нурландырган –
Күзең – кояш, күңелең – таң.
Сөю серләрен өйрәткән
Бер шигырь син, укытучым.Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/shigriyat/ukytuchylarga-bagyshlangan-shigyrlr
Йөрәккә чигеп язылган
Бер шигырь син, укытучым.
Ачып һәр көн укый торган
Бер шигырь син, укытучым.
Болыт кебек агып килгән,
Кояш кебек калкып килгән,
Сөю офыгыннан менгән
Бер шигырь син, укытучым.
Илемнең һәр почмагында
Тавышың – күңел түрендә.
Юллап-юллап ятланылган
Бер шигырь син, укытучым.
Йөрәгемдә саклап йөрткән,
Һәр сулышта истә тоткан,
Чәчәк кебек хуш ис сипкән
Бер шигырь син, укытучым.
Дөньябызны нурландырган –
Күзең – кояш, күңелең – таң.
Сөю серләрен өйрәткән
Бер шигырь син, укытучым.Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/shigriyat/ukytuchylarga-bagyshlangan-shigyrlr
-
Поздравление преподавателей 05.10.2023

Ко дню учителя студенты групп 011 п и 011 эр встретили преподавателей с музыкой и оригинальными подарками.
-
УКУ ЙОРТЫБЫЗ ЕГЕТ- КЫЗЛАРЫ БЕЛЕМЛЕЛӘР СЫНАВЫНДА: БӨТЕНРӘСӘЙ ТИКШЕРҮ ЭШЛӘРЕ (ВПР) ЭШЧӘНЛЕГЕ 03.10.2023

ВПР дип әйтергә, ишетергә гадәтләнгән әлеге сынау, Актаныш технология студентларын да читләтеп үтми, билгеле. Атна дәвамында 1, 2 курс егет- кызларыбыз үз белемнәрен барлый. Төрле фәннәрне берләштергән биремнәрне дә, математика буенча белемнәрне бәяләүче вариантларны да лаеклы башкарып чыктылар студентлар. 1 курс студентлары мәктәптә алган белемнәрен барласа, икенчеләр исә, гомумән, еллар буена үзләштерелгәннәргә нәтиҗә ясый.
Бөтенрәсәй тикшерү эшләре хакында үзебезнең студент фикерләре белән кызыксындык. 9 классны тәмамлап, техникумда укуын дәвам итүче егетебез: " ВПРны мәктәптә дә үттек. Кыенлыгы юк кебек, искә төшерергә, җитдирәк карарга кирәк. Башлангыч классларда окружающий мир фәне керә бит. Шушы фәннең белемнәре бик кирәк икән. Тарих, рус әдәбиятын белергә кирәк, математиканы әйтеп тә тормыйм инде. ВПР, ОГЭ, ЕГЭ - җиңмәслек киртәләр түгел, минемчә"
Чыннан да, белем бирү өлкәсендә яңалыклар, яңа алым һәм юнәлешләр, елдан ел арта бара,камилләштерелә.
Актаныш технология техникумы студентларына, гомумән, барлык укучыларга уңышлар, матур нәтиҗәләр теләп калабыз.
-
Выдача свидетельства по профессии "Кассир" 02.10.2023

Сегодня студенты 3 курса группы 011б обучающихся по специальности 38.02.01 Экономика и бухгалтерский учет по отраслямполучили свидетельство по професси "Кассир".
-
Профсоюзная неделя 25.09.2023

с 21 сентября по 28 сентября проходит акция «Профсоюзная неделя». в честь этой акции в техникуме 22 сентября прошел день «Есть Профсоюз – есть коллективный договор». Председатель профкома ознакомила всех членов Профсоюза с льготами и гарантиями коллективного договора образовательной организации.




