МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Зур өмә. 21.05.2016

Бүген балалар бакчасында зур өмә. Әтиләребез килеп төрле ремонт эшләре башкардылар. Балалар бакчасы территориясендәге ватылган каралты-кураны, коймаларны, уен зоналарын, беседкаларны төзәттеләр. Аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Тиздән мәктәпкә! 20.05.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Закирова Фирүзә Өлфәт кызы һәм Габидуллина Җәүһәрия Фоат кызы белән чыгарылыш бәйрәменә әзерләнәләр.
-
Белем дәрәҗәләре тикшерелде. 18.05.2016

Уку елы ахыры якынлашканда төркемнәрдә балаларның белем дәрәҗәләре тикшерелә - диагностикалар үткәрелә.
-
Ремонт. 16.05.2016

Җәйге ялга китәр алдыннан балалар бакчасында ремонт эшләре башланды.
-
Бакча сезонын ачтык! 08.05.2016

Бакчада балалар ел әйләнәсе үзебез үстергән витаминлы яшелчәләр белән тукланалар. Хезмәткәрләр быелгы бакча сезонын ачты - яшелчәләр утыртылды. Уңышларыбыз мул булсын!
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. 05.05.2016

Балаларны иртән ачык һавада каршы алу - аларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгытуның бер чарасы булып тора.Балалар участокта хәрәкәтле уеннар уйныйлар, иртәнге гимнастика ясыйлар, төсле меллар белән асфальтка рәсемнәр төшерәләр.
-
Үсентеләребез әзер! 04.05.2016

Җәй буе бакчабыз территориясен бизәп торучы чәчәклекләргә утыртырга үсетеләр әзерләдек.
-
Тәҗрибәләр үткәрәбез. 01.05.2016

Тәрбиячеләр табигать почмакларындагы "бакча"ларда күп төрле усентеләр үстерәләр, шул рәвешле балалар белән табигатьтәге үзгәрешләрне даими күзәтеп, өйрәнеп баралар.
-
Өмә.
30.04.2016
29 апрель көнне балалар бакчасы коллективы юл буена агачлар агарту өмәсенә чыктылар.
-
Карга боткасы. 29.04.2016

Бүген балалар бакчасында татар халкының мәҗүси бәйрәмнәре белән таныштыру, халкыбызның борынгы йола-бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү, уеннар, такмазалар аша сөйләм үстерү максатыннан карга боткасы үткәрделәр.
















