МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Солдатка хат/ Письмо солдату 04.02.2023

Бмкчабыз гражданлык -патриотик тәрбия айлыгы кысаларында район күләмендә узучы #Солдатка хат акциясенә кушылып, балалар тәрбиячеләр белән берлектә мобилизацияләнгән егетләргә хат язып, рәсемнәр ясап гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырдылар. /Новоалимовский детский сад присоединился к районной акции #Письмо солдату с целью патриотического воспитания детей, дети совместно с воспитателями написали письма мобилизованным ребятам, нарисовали рисунки и передали их в пункт сбора гуманитарной помощи
-
Патриотик тәрбия 03.02.2023

Төрле төр профессияләр белән таныштыру, туган илгә мәхәббәт, бабайларга, әтиләргә хөрмәт, малайларга беренчел гендер караш , көчле, кыю булырга омтылыш тәрбияләү максатыннан бакчабызда төрле эшчәнлекләр уза.
-
Бакчабызда гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы старт алды 30.01.2023

Бүген, ягъни 30 нчы гыйнвар көнне бакчабызда гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы башланып китте. Айлык тантаналы рәвештә Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан республикасы гимннарын тыңлау белән ачылды. Балаларга туган илебезнең нинди зур, матур икәнлеге, анда халыкларның дус, тату яшәүләре турында мәгълумат бирелде, РФ һәм ТР байраклары белән таныштырып, балаларның белемнәре ныгытылды./Сегодня, 30 января, в Новоалимовском детском саду начался месячник гражданско-патриотического воспитания. Месячник торжественно открылся прослушиванием гимнов Российской Федерации и Республики Татарстан. Детям рассказали о том, какая большая, красивая наша родина, как дружно и мирно живут в ней народы.
-
Бакчабызда "Кышкы Сабантуй"/Зимние забавы 24.01.2023

Бүген Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм ата- аналар кышкы Сабантуйга җыелдылар. Ак кар өстендә узган Сабантуй бик кызык, гөрләп үтте. Балалар ата- аналар белән бергә ярыштылар, узыштылар. Көн салкын иде. Ләкин күңелләрен ярыш яме биләгән балалар да, өлкәннәр дә аны сизмәде. Ярышларда узышып, битләре алланды, бер-берсе өчен җан атып, бәйрәмнең ахырына җитүен дә сизми калдылар. Кемдер таеп егылды, кемдер чанадан төшеп калды. Әй, күңелле узды да соң кышкы Сабантуй! Хәтта ярышчыларның аяк астында кар кызды. /Зимние забавы - необыкновенная радость и польза для здоровья. С наступлением зимы в душе возникают особые чувства и желание провести это время года весело и радостно . Сегодня воспитанники нашего детского сада и их родители собрались на зимний Сабантуй. День был холодный. Но его не заметили ни дети, ни взрослые. Дети и их родители с удовольствием приняли участие в соревнованиях: "Попади в цель", соревновались на тюбингах и др. Сабантуй прошел очень интересно.
-
"Ел тәрбиячесе-2023"/ "Воспитатель года-2023" 24.01.2023

“Ел тәрбиячесе- 2023” республикакүләм бәйгесенең муниципаль турында бакчабыздан тәрбияче Рахманова Зәһинә Рафис кызы катнашты. Ул уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге күрсәтеп 3 урын яулады.
-
"Эколидер" бәйгесе/ Конкурс "Эколидер" 20.01.2023

Бакчабызның зурлар төкемендә тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләре Мухаметдинова Л.М. белән бергә “Эколидер” республикакүләм конкурста катнашып сертификат белән бүләкләнделәр.
-
Саф һава- тәнгә дәва/ Игры на прогулке 19.01.2023

“Саф һава-тәнгә дәва” дип тикмәгә генә әйтмиләр. Балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйныйлар, чанада шуалар. Балалар уеннарда бик теләп катнашалар. Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада ешрак булыйк!/Прогулка на свежем воздухе является лучшим средством укрепления здоровья, повышения иммунитета, а значит и профилактикой простудных заболеваний у детей и взрослых. Прогулка является самым простым и верным средством закаливания ребенка. Гулять с ребенком необходимо в любое время года и в любую погоду, а длительность прогулки стоит регулировать в соответствии с погодными условиями.
-
Авылыбыз мәдәният йортында 09.01.2023

Балалар бакчасы коллективы 30.12.2022 көнне Яңа Әлем мәдәният йортында узучы “Яңа ел” бәйрәмендә катнашып, авылыбыз мәдәниятен үстерүгә үз өлешләрен керттеләр.
-
Бәйге/Конкурс 23.12.2022

Район күләмендә узган "Один день молодого учителя" бәйгесендә яшь тәрбиячебез Рахманова Зәһинә Рафис кызы 1 нче урын яулады. Афәрин! Киләчәктә дә уңышларыбыз күп булсын!!
-
Җимлекләр элдек/Кормушки для птиц 22.12.2022

Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошларга азык табу бик авырлаша. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып , адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр.Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра. Шуңа күрә Без кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә һәр көн саен аларга җимнәр сибәләр, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алулары өчен балалар бик сөенделәр. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
















