Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Новости Новоалимовской школы
Районның әтиләр Советы утырышы узды
Опубликовано: 27.04.2021Иң беренче тәрбия чарасы - ул хезмәт. Хезмәткә өйрәнеп үскән балалар, гадәттә, яхшы укыйлар. Баланы тырыш булырга, яхшы укырга, вакытында уйный белергә мәктәп белән гаилә бергә өйрәтә. Шул максатны күздә тотып, 27 нче апрель көнне Яңа Əлем мәдәният йортында "Əти сүзе" - районның әтиләр Советы утырышы узды. Чарага мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары һәм һәр мәктәпнең әтиләр Советы рәисләре катнашты. Чарада катнашучылар укучыларыбызның әтиләре белән бергә эшләгән кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, гаиләдә әти тәрбиясе дип исемләнгән вәгазьләр тыңладылар. Утырышта җыр-моңга гашыйк әти - Индаев Наилнең җырлавы, Əгләмов Фәнил абыйның гитарада уйнап җырлаулары чарага тагыда ямь өстәде. "Əти сүзе" күчмә эмблемасы Богады авылындагы әтиләр Советы рәисе Илфак Гаяновка тапшырылды.
#Актаныш #НовоалимовскаяООШ #ЯңаƏлемМәктәбе #ƏтиСүзе #ƏтиләрСоветы
К списку новостей



