• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 98 учащихся
У нас учат: 13 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Информатика укытучылары семинары

Опубликовано: 14.02.2013

14 февраль көнне Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Компьютерда таблицалы исәпләү” темасы астында информатика укытучыларының семинары булды. Семинарда райондагы 26 мәктәпнең информатика укытучылары катнашты.

Көн тәртибенең беренче өлешендә Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле информатика укытучысы Гыйлмуллина Чулпан Зөлфәт кызы 9 нчы сыйныфта “Компьютерда таблицалы исәпләү” темасына ачык дәрес уздырды. Дәрестән соң “Информатикага ... бер күрүдә гашыйк булу” дигән темага класстан тыш чара оештырды.

Көн тәртибенең икенче өлешендә информатика фәне буенча РМБ җитәкчесе итеп, бертавыштан, Гуманитар гимназия-интернатның беренче квалификацион категорияле информатика укытучысы Бакиров Радик Флорид улы сайланды.

План буенча чыгышлар тыңланды һәм “е-КМ-Школа” проекты буенча, “Иң яхшы информатика укытучысы” Гранты ияләре: Аккүз төп гомуми белем бирү мәтәбенең беренче квалификацион категорияле информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы һәм Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче квалификацион категорияле информатика укытучысы Варина Гөлназ Сәгыйрь кызы тарафыннан информатика укытучыларын укыту оештырылды. Мәгълүмати-методик үзәкнең беренче квалификацион категорияле мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча методисты Шәрипов Илназ Илшат улы “Татарстан Республикасында дәүләт муниципаль хезмәт күрсәтүен электрон рәвештә башкару” темасына чыгыш ясады, мәктәптә укучылар арасында уздырылучы “ИТ-Чемпион” конкурсы белән таныштырды һәм “Татарстан Республикасында электрон белем бирү” порталында булган яңалыкларны әйтеп узды. Шулай ук 27 нче февраль көнне 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында уздырылачак “Яшь кулланучы” дип аталган район олимпиадасы турында да кыскача гына таныштырды.




К списку новостей