Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Новости Новоалимовской школы
Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр!
Опубликовано: 01.06.2019Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз!
Бу бәйрәмдә барыгызга да балаларыбызның һәрвакыт үзләрен яраткан, кирәкле һәм бәхетле итеп тоеп яшәүләрен телисе килә. Балалар - безнең бәхет, киләчәгебез, таянычыбыз. Һәр өлкән кеше бу көнне генә түгел, балаларга ярдәм һәм яклау кирәклеген истә тотарга тиеш.
Хөрмәтле ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар, остазлар һәм үз тормышын үсеп килүче буын белән эшләүгә багышлаган барлык кешеләр! Бу бәйрәм көнендә һәрбер балада чын шәхес тәрбияләү өчен Сезгә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм. Балаларны саклагыз. Һәр бала мәхәббәт һәм гармония белән яшәсен иде.
Халыкара балаларны яклау көне каникуллар башлану белән туры килә. Безнең бурыч - бу җәйге айларны балалар өчен якты һәм кызыклы, бай һәм куркынычсыз итү.
Кадерле балалар! Көч туплагыз, бер-берегез белән күбрәк аралашыгыз, спорт белән шөгыльләнегез!
Сезнең хыялларыгыз тормышка ашсын, ә туганнарыгыз сезне кайгыртып һәм яратып яшәсен!
К списку новостей



