Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Новости Новоалимовской школы
Районкүләм ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 23.01.201923 гыйнвар көнне Актанышта чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары өчен районкүләм җыелыш үтте.
Район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкчелегендә оештырылган мөһим чарада аның урынбасары Р.Ф. Галимҗанова, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф. Нурлыева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Н.Р. Шәфыйкова, мәктәп директорлары һәм директор урынбасарлары, 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары һәм сыйныф җитәкчеләре катнашты.
2018-2019 уку елында дәүләт йомгакау аттестациясенә әзерлек һәм аны үткәрүгә багышланган ата-аналар җыелышында “Белем бирү модуле 2030” темасы астында Казан Федераль Университеты доценты, икътисад фәннәре кандидаты Е.В. Макарова , Яр Чаллы шәһәре Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, психология фәннәре кандидаты Л.М. Закированың чыгышлары тыңланды.
Чара барышында шулай ук райондагы “Бүләк” ресурс үзәгенең имтиханнарга әзерлек юнәлешендәге эшчәнлеге хакында да залда утыручыларга мәгълумат бирелде, бүгенге көндә эшче һөнәрләрне әзерләүче Актаныш техология техникумы, аның,ресурс үзәк буларак, мөмкинлекләре турында аңлатылды.
Источник: http://aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/bu-moim-aktanyshta-rayonklm-ata-analar-yelyshy-tte
К списку новостей



