• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54
Телефон: 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05
E-Mail: Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новоалимовская ООШ"
Руководитель: Ахметов Рамзиль Хузагалиевич
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 98 учащихся
У нас учат: 13 педагогов

Новости Новоалимовской школы

Көзге каникулда мәктәптә лагерь оештырылды

Опубликовано: 05.11.2018

31 нче октябрьдән Яңа Әлем мәктәбе базасында урнашкан “Ромашка” мәктәп яны лагере үзенең эшен башлап җибәрде. Лагерьның эш планы да кызыклы итеп төзелгән. Анда мәктәп укучылары һәр көнне гимнастика һәм иртәнге аш белән башлап җибәрделәр. Көн дәвамында аларны тагын да кызыклырак чаралар көтеп торды: беренче көнне укучылар авыл китапханәсенә экскурсягә кереп яңа китаплар белән таныштылар, кызыклы китаплар алдылар, аларны укып бер-берсенә эчтәлекләрен сөйләргә вәгъдә бирделәр.

1 нче ноябрьдә “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениясының Актаныш районы бүлеге башлыгы Рәсимә Заһит кызы Сәетова һәм бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Багавиева Динара катнашында “Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү көне” дип аталган кызыклы чара үткәрелде. Динара апалары укучылар белән әңгәмә үткәрде, ә Рәсимә апалары җиңүче балаларга бик күп бүләкләр таратты, юлларда сак һәм уяу булырга дип үзенең киңәшләрен бирде.

Алдагы көннәрдә укучылар төрле эстафеталарда катнаштылар, төрле уеннар уйнадылар, яңа бию алымнары өйрәнделәр. Кыска гына вакыт эчендә балалар ял итеп кенә калмадылар, Бердәм дәүләт имтиханнарына һәм Бөтенроссия тикшерү эшенә эзерләнергә дә җитештеләр. Шулай итеп, бер атнага сузылган көзге лагерь файдалы һәм кызыклы булды.

Фоторепортаж



К списку новостей