Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Новости Новоалимовской школы
Актанышта мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Опубликовано: 03.04.20182 апрель көнне Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре, ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтте. Тантанада китапханә, клуб, район мәдәният йорты, музей системасы, балалар сәнгать мәктәбе белгечләре катнашты. Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Нәсимә Фатыйх кызына тантанада катнашып, рәхмәт хаты тапшырылды.
Халык күңеленә матурлык орлыклары салучы әлеге даирә хезмәткәрләрен районның Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов шәхсән үзе тәбрик итте. Энгель Нәвап улы районыбызның сәнгатен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район, республика данын еракларга таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә югары һөнәри осталык белән фидакарь хезмәт куюлары өчен ихлас рәхмәт хисләрен җиткерде, киләчәк тормышларында сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһамлы иҗат һәм яңа уңышлар, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш теләде.
Бәйрәм барышында иң яхшы хезмәткәрләргә район башлыгының, социаль һәм агарту бүлегенең мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдәният хезмәткәрләре өчен әзерләнгән махсус бүләк тә затлы иде – залда утыручыларга Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «Казан» бию ансамбле тарихи спектакль тәкъдим итте.
Источник: МБББУ "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе"
К списку новостей



