Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Новости Новоалимовской школы
“Сыерчык оялары” конкурсы
Опубликовано: 09.04.2018Апрель ае − язның аеруча кайнап торган чагы. Кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, юка бозны тишеп, зәңгәрсу умырзаялар чыга. Аларның оя-оя булып утырулары күңелләрне нечкәртә. Йонлач сабакларына, матур чәчәкләренә карап сокланып торасың. Тиздән сап-сары тузганаклар да күренә башлар. Җир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук белән үз вазифаларына керешә.Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Җылы яклардан, туган якларын сагынып, яз хәбәрчеләре − каргалар, сыерчыклар кайта.
Язгы март ае ахырында биология укытучысы Фидүс Нәрфис улы кошлар көненә багышланган, “Сыерчык оялары” конкурсы игълан иткән иде. “Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары әтиләре белән сыерчык оялары ясап килделәр.
9нчы апрель көнне Фидүс Нәрфис улы 4-5 класс укучылары белән бик матур чара үткәрде. Укытучы сыерчык оясын ничек дөрес итеп урнаштырырга ойрәтте: оя җирдән өч метрдан биектә һәм аз гына алга янтайтып урнаштырыла, болай иткәндә тишемгә җил-яңгыр керми, сыерчыкка да керү-чыгу уңайлырак була.
Источник: МБББУ "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе"
К списку новостей



